Кызу чорда янгын янгын хәвефсезлеген онытырга ярамый

11 Сентябрь, 2018 - 10:26

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кызу мәл. Бөтен көч зур тырышлык белән үстерелгән уњышны югалтусыз җыеп алуга юнәлтелгән. Әмма янгын хәвефсезлеге таләпләре хакында беркайчан да онытырга ярамый. Уњышны янгыннан саклау аны җыеп алу кебек үк мөһим эш.
Басуда төрле урыннарда салам яндыру, техниканыњ электрҗиһазлары төзек булмавы, очкынсүндергечләрнењ юклыгы, двигатель радиаторларына утырган тузанны ачык утта яндыру, сүндерелмәгән килеш тәмәке төпчеген ташлау һәм башкалар урак барышында янгын чыгуга төп сәбәпләр.
Соњгы еллардагы корылык белән бәйле вакыйгаларны искә алып янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясе районныњ барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен урак вакытында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә:
—ињ тәүдә басу эшләрендә катнашучы барлык кешеләр янгынга каршы инструктаж үтәргә бурычлы;
—янгын сүндерү чаралары белән ителергә һәм аларны даими әзерлектә тотарга. Комбайнныњ барлык төрләре һәм тракторлар икешәр утсүндергеч, штык көрәкәләре һәм төзек очкынсүндергечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш;
—вакытлыча ясалган басу станнары икмәк уњышы, токлы урыннардан, урманнардан 100 метр аралыктан ким булмаган урыннарда урнашырга тиеш. Аларныњ мәйданы 4 метрдан да ким булмаган полоса белән сөрелеп алырга һәм тәмәке тарту өчен махсус язу белән җиһазландырылган булырга тиеш. Икмәк үскән җирдә тәмәке тарту һәм ут белән бәйле төрле эшләр башкару, салам, печән эскертләре янында тәмәке көйрәтү тыела;
—ягулык-майлау материалларын салу, эретеп-ябыштыру эшләрен коры үләннән тазартылган махсус урыннарда башкарырга кирәк. Бу урыннар тирәсе 4 мертдан да ким булмаган аралыкта сөрелгән һәм ток урнашкан, салам һәм печән өемнәренән һәм төзелешләрдән 50 метр ераклыкта урнашырга тиеш;
—комбайннарны ремонтлау урыннары да махсус сайланган булырга тиеш;
—урып-җыю агрегатлары тузаннан, саламнан һәм бодай бөртекләреннән вакытында чистартылырга тиеш.
Тракторларны, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне капотсыз яки ачык капот белән эшләтү, двигатель радиаторларында җыелган тузанны яндыру өчен паять итү лампасы куллану, камыл яндыру, урманга якын урында үлән, чүп яндыру, бензин, керосин яки башка ягулык-майлау материаллары белән чылатылган материалларны басуда калдыру катгый тыела.
Янгын чыккан очракта „01”, кесә телефоныннан „101” яки „112” номеры буенча шалтыратуыгыз сорала.
Булат ХӘСӘНОВ,
янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясе инспекторы.