Хәмер акылны җуйдыра, бәлага тарыта

11 Сентябрь, 2018 - 09:54

Алкогольгә бәйлелек бүгенге көндә җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Гаиләләрнең таркалуында, балаларның ятим калуында, кешеләрнең сазлыкка батуында, кайгы-хәсрәттә хәмер сәбәпче. Бәйлелекнең капканына ир-атлар белән беррәтән, гүзәл зат вәкилләре, яшүсмерләр эләгүе аеруча куркыныч. Сәламәтлекләренә җиңел караш бу упкынга этәрә.
Алкоголизм башка авырулар сыман, төркемнәргә бүленә. Беренче төркем — психик бәйлелек. Кешенең нык итеп эчәсе килүе, исерү хәлатенә керергә тырышуы, алкогольле эчемлекләр кулланмаса үзен уңайсыз хис итә башлавы психик бәйлелек дип атала. Спиртлы эчемлекләр куллангач кына рәхәт булган очракны — физик бәйлелек, хәтер югалту, сөйләм аңлашылмауны кешенең реакциясе югалту синдромы дип йөртәләр. Спиртлы эчемлекләр кеше организмына зур зыян сала. Барлык бәхетсезлекнең башы аңа барып тоташа.
Бихисап факторлар алкоголизмга китерсә дә, ул бүгенге көндә дәвалануга бирелә торган авыру. Иң тәүдә кешенең аракыдан котылырга теләге булырга тиеш. Бу авыру, аны дәваларга кирәк дип төшенү мөћим. Кешенең эчәсе килә икән, аны бер кеше дә туктата алмый. Бу очракта сүзләр ярдәм итмәячәк. Табиб ярдәме кирәк.
Алкоголизм начар гадәт түгел, ә яман авыру икәнен аңлаган очракта кеше хәмердән баш тартып, гадәти тормышка тизрәк кайтачак. Үзаллы яшел еланга каршы тора алмаганда, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Алкоголизм мәкерле, ул кешене үзенә ћәм тирә-юньдәгеләргә сиздерми генә зарарлый. Спиртлы эчемлекләрне кулланудан иртәрәк туктаган очракта бу авырудан котылу мөмкинлеге зуррак. Гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
—кешенең үз теләге булмый торып, аны мәҗбүри дәвалаганда уңай нәтиҗә көтмәгез. Бары тик үзенең теләге, ихтыяр көче ныклы булырга кирәк;
— дәвалануны стационар ћәм амбулатор рәвештә оештырырга мөмкин. Врач-нарколог белән белән киңәшләшкәннән соң дәвалау ысулын сайларга кирәк. Кодка салу, медикаментлар кулланып дәвалау да уңай нәтиҗәләр бирә;
— алкоголизмны тулысынча дәвалап бетереп булмый. Бәйлелектән котылгач, спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамый;
— әгәр кеше дөрес юлга баскан икән, аңа тормышын кискен үзгәртергә кирәк. Аралашкан кешеләрен, дусларын, эш урынын, хәтта яшәү урынын.
Алкоголизм — бер кешенең генә бәласе түгел. Бу авыру бөтен кешелек дөньясын хафага сала. Әлегә медицинада алкоголизм белән көрәштә нәтиҗәле ысул уйлап табылмаган, киләчәктә ул зур адым ясап бу чирне тулысынча юк итәр.
Булат СУФИЯРОВ,
үзәк район больницасының фельдшер-наркологы.