Балтач китапханәсе киштәләре яңа китаплар белән тулыланды

10 Сентябрь, 2018 - 16:04

Соңгы вакытта: „Хәзер халык китап укымый”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Укучыларыбызның яңа китапларны шулкадәр көтеп, яратып кабул итүләрен күргәч, фикер уңай якка үзгәрә. Ә мин моңа каршы: „Китап әйбәт икән, укыйлар”, — дип җавап бирәсем килә.
Күптән түгел укучыларыбыз Татарстан авторларыннан Зифа Кадырованың китапларын яратып укысалар, соңгы вакытта Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп укыйлар, ул китапларның берсе дә китап киштәсендә тузан җыеп ятмый. Бу аңлашыла да, аларның китаплары бер тында укыла.
Бер сүз белән әйткәндә, алда санап киткән авторларыбыз күләмле әдәби әсәрләр язганчы, язучылык эшенә бай тормыш юлы үтеп һәм тәҗрибә туплап килгән. Китапларның популяр булуының сере дә шунда — тормышны тирәнтен белүләрендә түгелме икән? „Бу китапларны укыганда яңа гына мичтән чыккан икмәккә авыл каймагы һәм яңа гына аертылган бал ягып тәмләп чәй эчкән кебек тоелды”, —диләр кайбер укучыларыбыз.
Мәсәлән, Гөлсинә Галимуллинаның „Алтын ачкыч” китабы иманга табан бер адым ул. Халкыбызның әхлакый кыйммәтләренә нигезләнеп язылган, башыннан ахырына кадәр канатлы җөмләләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган „Алтын ачкыч” әсәрен укып чыгуга һәркемнең җаны сафланып, күңеле пакьләнеп калачак.
Шул ук авторның „Ефәк кулъяулык” әсәрендә балачактан ятимлек белән сыналган, тормыш юлында очраган авырлыкларга каршы көрәштә акылын җилкән итеп куйган һәм хатын-кыз исеменә тап төшерми, максатына кыю атлаучы образлар беркемне дә битараф калдырмас.
Айгөл Әхмәтгалиеваның „Ак читек” китабы уйландыра торган әсәр. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган „Ак читек”тә — Нургаян белән Зәйтүнәнең эчкерсез саф мәхәббәте тасвирлана, бүгенге бар нәрсә акчага, байлык кууга корылган заманда, язмыш куйган сынаулар алдында сыгылып төшмәгән затлар өлге итеп куела. Әсәрнең төп герое Нургаян олы йөрәкле, сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле, язмыш тарафыннан канатлары каерылган сөекле тормыш иптәшенә гомер буе тугрылык саклаган ир булып күз алдына килеп баса.
Бер уйласаң, язучыларга геройларны әллә кайдан эзләргә кирәкми. Алар барысы да безнең янәшәдә яши. Аларны бары тик күрә, әдәби әсәр итеп укучыларга җиткерә белергә генә кирәк. Менә шундый әсәрләр кемгә дә туры юл күрсәтер, кемгәдер уйларын тәртипкә китерергә ярдәм итәр, кемнәрнедер ялгыш адымнардан саклап калыр, дип ышаныйк.
Без яратып өлгергән авторыбыз — Айгөл Әхмәтгалиеваның күптән түгел дөнья күргән яраткан җырчыбыз хакында язган „Хәния” исемле китабын кулга алу белән күңелне аңлата алмаслык хисләр биләп ала: юксыну, сагыну, күрше Тәтешле кызы белән горурлану... Көчле рухлы, максатчан шәхеснең күпме киртәләрне горур үтүен, аның гади, изге күңелле, юмарт булганлыгын күреп сокланасың. Күз яшьләре аша укыла китап, башкача мөмкин түгел.
14 сентябрь көнне район мәдәният сараенда Татарстан язучысы, районда бик күп укучыларбызның яраткан авторына әверелгән Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу оештырылачак. Чарада „Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе Венера Мәҗитова катнаша. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
Татар телендә укучылары булганда, яшәр ул татар китабы. Иң мөһиме— халык күңеленә хуш килердәй тормышчан әсәрләр язылып кына торсын.
Китап укырга яратучы дусларыбыз! Китапханәдә сезне көтеп калабыз.
Зилә СӘИТОВА,
китапханәче.