Балтачлыларга бәрәңге саклау турында берничә киңәш

10 Сентябрь, 2018 - 15:38

Быел барыбызда да диярлек бәрәңге уңды. Хәзер аны дөрес итеп сакларга кирәк.
Яшел сабаклы бәрәңге— сәламәт, диләр халыкта. Сабаклары да яшел утыра. Менә аны саклау серләре белән уртаклашабыз:
— яшел сабакларын сентябрь башында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабарга кирәк;
— бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул ныклы булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Кайберәүләр бәрәңгенең эче сусыл булуын өлгермәгән дип уйлап ялгыша. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Гадәттә, иртә өлгерә торган кайбер сортлар сусылрак була.
— саклауга килгәндә, халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Төп шарт — бәрәңгенең коры булуы, ди белгечләр. Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк.Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарын, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм алар яхшырак саклана.
— җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.