Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә секцияләр эшен башлады

10 Сентябрь, 2018 - 11:06

Районда яшь буынның сәламәтлегенә зур игътибар юнәлтелә. Спорт хәрәкәте үсеш һәм казанышлар юлыннан атлый. Чемпионнарыбыз Розана Кашапова, Радим Галиуллин һәм башка өметле спортчыларыбыз районыбыз горурлыгы. Район Хакимияте җитәкчелеге балалар һәм яшүсмерләр үз иткән спорт төрен үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең материаль-техник базасын үстерүгә зур игътибар юнәлтә.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яңа уку мизгеленә төрле түгәрәкләргә укучыларны чакыра. Әлеге вакытта спорт мәктәбендә 14 тренер эшли. Спортның 13 төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар:
— армспорт ( 10 яшьтән), тренер Айваз Сафетдинов, шөгыльләнү урыны— Иске Балтач 1нче урта мәктәбе;
— баскетбол (10 яшьтән), тренерлар Фәнүзә Вәлинурова „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы. Тренер Гүзәл Бәләгытдинова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе;
— волейбол ( 10 яшьтән алып), тренер Айрат Садыйков, район мәдәният сарае. Тренер Лилия Әхкамова, Көмьязы авылы;
— гер күтәрү спорты (10 яшьтән), тренер Ильяс Шәймөхәмәтов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе;
— самбо (6 яшьтән), тренер Илшат Гыйсмәтуллин, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, Түбән Иванай урта мәктәбе;
— өстәл теннисы (6 яшьтән) тренер Оксана Ковалёва, район мәдәният сарае;
— көрәш (6 яшьтән),тренер Ирек Камалов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе. Тренер Рәшит Карамов, Штәнде мәктәбе;
— шахмат ( 6 яшьтән),тренер Фәнгать Гәрәев, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе;
— чаңгы (6 яшьтән), тренер Фәнзәт Әхмәтов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, „Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәп;
— мини-футбол (6яшьтән), тренер Ильнар Фаридонов;
— шайбалы хоккей (6 яшьтән), тренер Евгений Густяков;
— спорт туризмы (10 яшьтән), тренер Альберт Галин, Нөркә урта мәктәбе;
— мини лапта (10 яшьтән), тренер Ильяс Шәймөхәмәтов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе ел дәвамында 50 дән артык спорт яршылары оештыра, анда меңнән артык укучы катнаша. Район күләмендә үткән спорт ярышларында җиңү яулаган укучылар республика, Бөтенрусия ярышларында чемпион булып кайттылар. Көрәш, волейбол төрләреннән республика күләмендә призлы урыннар яуладылар. Чаңгы ярышы, өстәл тенннисы, баскетбол, мини-футбол, мини лапта ярышларыннан зона ярышларында уңай күрсәткечләр алыр киләләр. Районыбызда яшьләр төрле спорт төрләренә тартылалар. Без аларга зур өметләр баглыйбыз.
Сентябрь аеннан шушы спорт төрләре буенча секцияләр эшен башлап җибәрде. Спорт белән шөгыльләнергә теләге булган һәркемне спорт мәктәбенә чакырабыз. Секциядә шөгыльләнү бушлай. Кызыксындырган сорауларга җавапны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелегенә шалтыратып белә аласыз. Бәйләнеш өчен телефон: 2-13-81. Яшьләр тартылган спорт төрләрен киләчәктә дә үстерергә кирәк. Моның өчен нигез бар.
Айваз САФЕТДИНОВ,
яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе директоры.