ЯҢА УКУ ЕЛЫ БЕЛӘН!

31 Август, 2018 - 16:37


Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар!

Барыгызны да белем көне уңаеннан тәбрик итәм. Яңалыкка омтылу, үсәргә ћәм камилләшергә тырышу— бу сыйфатлар максатларга ирешергә, уңыш яуларга нигез бирә. Беренче сентябрь мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән балалар, белем үрләреннән ышанычлы атлаган укучылар, төпле белемле укытучылар-остазлар, ата-аналар өчен уртак бәйрәм. Укучыларга тырышлык, максатчанлык, үз көчләренә ышаныч, укытучыларга зирәк акыл, сабырлык, эшләрнедә иҗади үсеш, хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телим. Сәләмәтлек, бәхет , уңышлар юлдаш булсын сезгә.
Район Хакимияте башлыгы И. СУБУШЕВ.