Түбән Иванай авылының „Яшьләр” урамында зәңгәр ягулык

31 Август, 2018 - 16:17

Шатлыклы хәбәр

Түбән Иванай авылының Яшьләр урамында яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты: аларның өйләренә газ үткәрелде. Сишәмбе көнне район җитәкчеләре катнашлыгында шушы урамның ике өендә газ кабызылды.
Биредә көн күрүчеләр берничә ел дәвамында газ кертү үтенече белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Һәм ниһаять, быел аларның өйләре газ белән җылытылачак. Газ кертү өчен чыгымнар район бюджетыннан бүленгән. 2017нче елда аның проекты эшләнгән, бу максатка 200 мең сум акча тотынылган. Газ кертү трассасының гомум озынлыгы 526 метр тәшкил итә. Барлык эшләрне башкарып чыгу өчен 362 мең сум акча сарыф ителгән. Кайбер өй хуҗаларының документларына бәйле җитешсезлекләр генә газны тоташтыруны тоткарлый. Ягулык сезоны алдыннан ике дистәгә якын хуҗаларның барысының да өйләренә газ булачак, дип белдерде җитәкчеләр.
Нефтекама шәһәренең „Газкотломонтаж” җәмгыяте эшчеләре газ трассасын сузу эшләрендә көч салса, өй эчендәге монтаж эшләрен, казан, исәпләүгечләр урнаштыру, җиһазлар белән тәэмин итүне Бөре шәһәрендеге „Газпром Газбирү Уфа” филиалының Балтач комплекс хезмәте эшчеләре башкарган. Май ае ахырыннан алып әлеге мәлгә кадәр бу эшләрне акрынлап башкара килдек, диләр алар. Иң беренчеләрдән булып тантаналы шартларда Нэля һәм Леонид Айдимировлар йортында зәңгәр ут кабынды. Гаиләнең бу шатлыклы мизгелен район Хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, районның баш архитекторы Илдар Җиһангиров, Бөре шәһәрендеге „Газпром газбирү Уфа” филиалының Балтач комплекс хезмәте начальнигы Альфред Нәбиев, Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев һәм газ хезмәткәрләре уртаклашты.
—Яңа йортка күчүебезгә ун еллап вакыт узды. Әлегә кадәр мич ягып өйне җылыттык, салкыннарда электр энергиясен кулландык. Иртән эшкә киткәнче мичне ягып китү җиңел түгел, балаларга да аны карап торырга әйтү куркыныч иде. Бу проблемалардан азат ителүебезгә шатбыз,—ди Айдимировлар.
Шушы урамда яшәүчеләрнең күбесе эш яшендәләр. Араларында укытучылар, балалар бакчасы хезмәткәрләре бар. Пенсия яшендәгеләр дә биредә гомер кичерә. Гаилә башлыкларының күбесе вахта ысулы белән ерак тарафларга йөреп эшли. Мәктәпкә йөрүче балалар саны да байтак.
Айдимировлар да күп балалы тырыш гаиләләрнең берсе. Нэля һәм Леонид Айдимировлар өч бала тәрбиялиләр. Алтынчы сыйныф укучысы Леонтий, 4 сыйныфта белем алачак Лёва, 2 сыйныф укучысы Юстина да үзләрен актив балалар итеп күрсәткән. Бәхетленең бар шатлыгы бергә, диләр. Бу шатлыклы мизгел йорт хуҗабикәсенең күркәм юбилеена тап килде. Бу хәбәрне безгә кече кызлары Юстина җиткерде.
Киләчәктә һәр йортта зәңгәр ягулык янсын һәм ул шатлык кына китерсен. Биредә яшәүчеләр шундый уңайлыклар булдырган, бу зур эштә өлеш керткән һәр җитәкчегә, һәр эшчегә рәхмәтле. .
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Айдимировлар гаиләсе бу көнне күптән көтте!