Беренче бала туу ( уллыкка яки кызлыкка алу) уңаеннан айлык түләүләр

31 Август, 2018 - 16:05

2018 елның 1 гыйнварыннан „Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында”гы Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә 2018 елда беренче бала туу (уллыкка яки кызлыкка алу) уңаеннан айлык түләү каралган.
Мондый түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яисә уллыкка алган гаиләләр яки хатын-кыз хокуклы. Бала Русия гражданлыгына ия булырга һәм Русия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Гаиләнең уртача җан башына кереме Башкортстанда 2017 елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаска, ягъни 14247 сумнан күбрәк булмаска тиеш.
Гаилә бу түләүне алырга хокуклымы —юкмы икәнен белү өчен гаиләнең җан башына (әти, әни һәм бала яки әни һәм баланың) керемен исәпләргә кирәк. Мөрәҗәгать итәр алдыннан соңгы 12 ай эчендәге керемне 12 айга бүләргә һәм гаилә әгъзаларына (яңа туган беренче баланы, алынган баланы кертеп) алар санына бүләргә. Әгәр дә килеп чыккан сумма 14247 сумнан узмый икән, айлык түләүләргә дәгъва итәргә мөмкин. Моның өчен халыкны социаль яклау республика үзәгенең филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. (Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзегенең филиал адреслары БР Хезмәт һәм гаилә министрлыгының рәсми сайтында (mintrudrb.ru) урнашкан. Шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында ( rcspn.mintrudrb.ru) белешмә бар. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән күп функцияле үзәкләргә (www.mfcrb.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гаилә башына җан керемнәре РФ законлылыгына ярашлы, салымнар алынмый исәпләнә.
Айлык түләүләрне билгеләүне сорап бала туганнан соң (уллыкка яки кызлыкка алганнан соң) алты ай эчендә мөрәҗәгать итсәң, түләүләр бала туган көннән исәпләнә. Алты айдан соң мөрәҗәгать итүчеләр гариза тапшырган көннән мондый түләүләрне алачак.
2018 елда айлык түләүләрнең күләме 8892 сум тәшкил итә. Әгәр дә гариза язу алты айдан соңлый икән, гаилә 53,3 мең сум тирәсе акча югалта дигән сүз. Шунлыктан бу эшләрне кичекмәстән башкарырга кирәк