„Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе тәмам

31 Август, 2018 - 15:54

1 июльдән 31 августка кадәр Башкортстанның Гаилә, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы инициативасы белән „Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үтте. Чараның максаты— тормышта авыр хәлләргә тарыган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү. Балтачлылар бу чарада актив кушылды. Акция кысаларында якынча 100 мең сумлык канцелярия товарлары балаларга таратылды.
„Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе аз тәэмин ителгән күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен ярдәм күрсәтүне оештырды. Бу чара арабызда мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белгән, изге күңелле шәфкатьле райондашларыбызның байтак булуын күрсәтте. Чара барышында 42650 сумлык— акчалата, 48252 сумлык товарлата ярдәм күрсәтелде. Акция барышындакүп балалы аз тәэмин ителгән 116 гаиләдә тәрбияләнгән 243 укучыга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм күрсәтелде. Акциягә районның 18 оешмасы, 4 балалар бакчасы, 9 белем бирү учреждениесе, 8 авыл биләмәсе, 9 эшкуар актив кушылды. Дүрт магазин хуҗасы бу чарадан читтә калмады. „Бамбук” магазины хуҗалары 10 мең сумлык яңа кием-салым белән ярдәм күрсәтсә, „Юлиана” магазины хуҗалары 5 мең сум акча бирде. Шунысы куанычлы, күңел кушуы буенча авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итүче Гөлназ Фәттахова, Фидалия Галимова, Фәридә Гарәйшина, Гүзәл Маликовалар изге һәм саваплы эштән читтә калмадылар.
„Гаилә” төньяк районара үзәгенең Балтач районындагы бүлекчәсе начальнигы Эльмира Гарифуллина, гаилә белән эш итү белгече Ләйсән Хиҗәпова, социаль хезмәт буенча белгеч Светлана Гәрәева, психолог Лариса Ахуновалар күп балалы аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга канцелярия товарлары белән тупланган папкаларны һәм кием-салымнарны урыннарга чыгып таратып йөрделәр. Изгелек кылган кешеләрнең гамәлләре үзләренә савап булып кайтсын. Ә балалар киләчәктә әти-әниләрен яхшы билгеләр белән сөендерсен.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Тозылыбин авылында яшәүче 5 бала тәрбияләгән Инна һәм Владик Шайхатовлар гаиләсенә канцелярия товарлары тапшырылган мәл.