Үзәктә — күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр

31 Август, 2018 - 14:53

2018 елда өченче яки аннан соң туган күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларына 3 яшь тулганчы акчалата айлык түләүләр каралган.
Башкортстан Республикасы Башлыгының 2017 елның 20 декабрендәге „Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын камилләштерү чаралыры турында”гы Указы нигезендә Башкортстан территориясендә яшәгән, уртача ђан башына керемнәре балаларны да кертеп, республикада кабул ителгән яшәү минимумыннан артмый икән, 2018 елда өченче һәм аннан соң туган балалар өчен акчалата айлык түләүләр каралган.
Күп балалы гаилә бу акчалата түләүләрне алырга хокуклымы— юкмы икәнлеген белү өчен гаиләнең соңгы өч ай эчендәге барлык керемнәрен 3 айга бүләргә, аннары яңа туган баланы да кертеп гаилә әгъзалары санына бүләргә. Әгәр дә килеп чыккан сумма Башкортстан Республикасында кабул ителгән яшәү минимумыннан артмый икән, айлык акчалата түләүләрне сорап халыкны социаль яклау үзәгенең филиалларына мөрәђәгать итәргә кирәк. (Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзегенең филиал адреслары БР Хезмәт һәм гаилә министрлыгының рәсми сайтында (mintrudrb.ru) урнашкан. Шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында ( rcspn.mintrudrb.ru) белешмә бар. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән күп функцияле үзәкләргә дә (www.mfcrb.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Айлык түләүләрнең күләме агымдагы елда 8993 сум тәшкил итә.