„Алтын башак” та икенче агым ачылды

6 Июль, 2018 - 16:27

Бүген „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагеренда икенче агым тантаналы шартларда ачылды. Бу юлы биредә 74 бала ял итә. Беренче агымнан аермалы буларак, көннәр эссе. Балаларга саф һавада уйнау, дискотекалар оештыру, су коену өчен мөмкинлек зурдан.

Балалар вакытларын күңелле үткәрә. Өлкән пионервожатый Оксана Йосыпова әйтүенчә, бу агымга актив балалар тупланган. Барлык чараларда теләп катнашуларын, бердәм һәм тату булуларын билгеләде. Санаулы көннәр эчендә бер-берсе белән танышып, дуслашып та өлгергән алар. „Ышаныч сукмагы”, „Танышу көне”, „Яңа исемнәр” кебек чаралар нәкъ бердәмлек хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Пионервожатыйлар Лилия Йосыпова, Ильвина Акберовалар беренче агымда да балаларның ялын мавыктыргыч булсын өчен үз өлешен кертте. Икенче агымда пионервожатыйлар Алсу Шәймөхәмәтова, Эльмира Талипова, Эмиль Хиҗәпов, Надежда Баташова, Алия Исхакова, йөзү буенча инструктор Фәнүзә Вәлинурова, узган агымда пионервожатый буларак эшләгән, монысында физкультура буенча чаралар оештыручы Финарис Ягафаровлар укучыларның ялы тәэссоратларга бай булсын өчен тырышалар. „Фиксики”, „Драйф”, „Дружные ребята”, „ШОК”отрядлары икенче агымны ачу тантанасына җитди әзерләнгән. Заманча җырларга өстенлек биргәннәр. Дүрт отрядның командирларына икенче агымның флагын күтәрү хокукы бирелде.

Икенче агым ачылу уңаеннан балаларны район Хакимиятенең информация-аналитика бүлеге начальнигы Фиолида Глимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, лагерь начальнигы Ришат Хиҗәповлар котлады. Яңа дуслар табарга, бер гаиләдәй тату яшәргә, сәләтләрне ачарга, яңа уку елына көч һәм энергия тупларга язсын дигән изге теләкләрен юлладылар.

Балалар килгән кунакларга үзләренең сәләтләрен ачып салды. Икенче отряд пионервожатые Наташа Баташова җитәкчелегендәге күмәк бию күпләр күңеленә хуш килде. Дүртенче отряд башкаруында „Башкортстан” җыры, 3 отряд укучылары башкаруында „Алые паруса” җырлары һәм башка чыгышлар биредә сәләтле балалар ял итүен күрсәтте.
Пионервожатыйларның киләчәккә планнары зур. Ата-аналар көне, Сабан туй үткәрергә ниятлиләр. Балаларга биредлә ял итү ошый. Район үзәгенә— „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына су коенырга йөрүне алар аеруча көтеп ала. Арытабангы яллары имин үтеп, көч туплап,я ңа уку елына аяк басарга язсын, сезгә, балалар.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.