Әтиләре һәм ике улы танкист булып изге бурычын үтәде

4 Июль, 2018 - 11:13

Районда укытучылар, табиблар һәм башка һөнәр ияләренең династияләре бар. Якүнә авылыннан Виталий һәм аның уллары Валерий һәм Сергей Миниевлар танкчылар династиясен тәшкил итте.

Миниевлар районыбызның гүзәл табигатьле Якүнә авылында гомер кичерә. Бер гаиләдә өч танкист, хәзер аларның бу хакта сөйләшеп сүзләре бетми. Әти кеше— Виталий Миниев Ерак Көнчыгышта укыту-өйрәнү танкының механик-водителе булып хезмәт иткән. Физик яктан чыныгып үскән авыл егетенә хезмәт итү авыр булмый. Өлкән сыйныфларда белем алганда чаңгыда йөрү буенча район чемпионы була. Ике ел, 1980—1982нче елларда, хезмәт итә ул. Армия сафларына алынганчы 87нче һөнәрчелек училищесында һөнәр үзләштерә. Изге бурычын үтәгәннән соң, колхозда тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Автобус водителен булып дистә еллар эшли. Тормыш иптәше Гөлзия белән 4 балага гомер бүләк итәләр.

Өлкән кызлары Снежана Бөре дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлаган, әлеге вакытта Төмән шәһәрендә яши, гаиләле, әлеге вакытта бала белән декрет ялында. Икенче уллары Валерий Нефтекама нефть колледжында һөнәр үзләштереп, Казанда танк командиры буларак изге бурычын үтиәп кайта.. Әлеге вакытта ул „Сургутнефтегаз” оешмасында бораулаучы булып эшли.
Сергей июнь ахырында хәрби хезмәт тутырып, исән-имин туган авылына кайтты. Ярты ел ул Свердловск өлкәсендә укуларда була. Арытабан Ырынбур өлкәсендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Армия сафларына алыныр алдыннан Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында тракторчы һөнәрен үзләштергән. Кече кызлары Карина Түбән Иванай урта мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлаган. „Три танкиста— три весёлых друга» дигән җыр аларның гаилә җырына әверелгән.