БУРЫЧЫҢНЫ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘ

19 Июнь, 2018 - 10:42

Агымдагы елның 13 июненнән 21нче июньгә кадәр Русия эчке Эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре „Бурычлы кеше” дип исемләнгән профилактик чара үткәрә. Бу мөһим кампания махсус карар нигезендә даими рәвештә оештырыла. Административ штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә катгый чаралар күрүгә кайтып кала. Администартив хокук бозулар турындагы Кодексның 20.25 санлы статьясына ярашлы, 34 кеше җаваплылыкка тарттрылды. Алар барысы да штрафларны вакытында түләмәгән гражданнар.
Әгәр дә сезнең түләнмәгән штрафларыгыз бар икән, аны вакытында түләргә кирәк. Административ җаваплылыкка тарттырылганчы бурычларыгыздан вакытында котылырга чакырабыз.Штрафны түләү өчен квитанцияләр кешенең яшәгән урынына җибәрелә.
Әлфинә ФАЗЛЫЕВА,
административ законлыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.