Мәрхәмәтле егет һәм кызларыбыз бар

1 Июнь, 2018 - 16:47

Югары Карыш авылындагы социаль приютта бүген Борай, Мишкә, Тәтешле һәм Балтач районнарыннан 20 бала: 8 кызы һәм 12 ир бала тәрбияләнә.
Аларның иң кечесенә — 3 яшь, иң өлкәненә 17 яшь тулган. Мәктәпкәчә кадәр яшьтәге сигез сабый биредә көн күрә. Шәфкатьле кешеләр, төрле хәйрия фондлары әледән –әле матди яктан аларга ярдәм күрсәтә.
Бүген бирегә Балтачның изге күңелле егетләре килеп, балаларга 8 велосипед бүләк итте.Элеге изге эшне оештыручы райондашыбыз Булат Нәбиев әйтүенчә, танышлары бу эшкә актив кушылган. Ридаль Әхмәдишин, Рудик Әхмәдишин, Ренат Әминев, Ленар Әхмәтнуров, Алмаз Саяфетдинов, Артур Сафин, Эльмар Гәрәев, Рөстәм Исламов, Илдус Хәмидуллин, Эльмир Габдрахманов, Радим Шәмсияров, Раиль Садыйков, Ринат Хәйруллин, Ләйсән һәм Ленар Фазлыевлар, Эльза Хәбибрахмановалар кулларыннан килгәнчә акчалата ярдәм күрсәткән.
Әйткәндәй, Булат Инсаф улының мондый изге эш башкаруы тәүге түгел. Уфада 2нче балалар йортына, „Дом малютки” барып балаларга бүләкләр өләшкән.
Абый-апалары килү белән сабыйларның шатланганнарын күрсәгез. Һәммәсенең дә велосипедта йөрисе килә.
Балалар алдында чыгыш ясаган Булат Нәбиев сабыйларны акыллы, тырыш булырга өндәде, ә биредә көч салган хезмәткәрләргә сабырлык, эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге вакытта Борайда яшәгән Ләйсән апаларын да кызлар яратты, хәтта аны үзләренең яннарыннан җибәрәселәре дә килмәде. Приют директоры Ләйсән Бәдриева мондый изгелек өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, балаларның мавыгулары, шөгыльләре хакында сөйләде. Сабыйлар да килгән кунакларга музыкаль күчтәнәчләрен өләште.
Яшь кенә райондашларыбызның мондый изге гамәлләре мине сокландырды. Балаларны сөендергән изге нияттәге райондашлырыбызның гаммәлләре үзләренә савап булып кайтсын!
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Автор фотолары.