Балтачның моңлы җырчылары Азалия һәм Айгиз— „Ирәндек моңнары”нда

29 Май, 2018 - 15:25

24—26 май көннәрендә Сибай шәһәрендә башкорт җырларын башкаручыларның XIV „Ирәндек моңнары” төбәкара конкурсы үтте. Балалар сәнгате мәктәбе преподавателе Рәзидә Әхмәтованың укучылары — Азалия Хәсәнова һәм Айгиз Хәйдәршиннар мәртәбәле конкурста катнашып, югары бәһа алдылар. Азалия Хәсәнова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

„Ирәндек моңнары” конкурсы тәү тапкыр 1996нчы елда үткәрелгән. Ике елга бер оештырылган җыр-моң бәйгесендә балтачлылар тәү тапкыр катнашты. Конкурста алар үзләренең сәләтләрен, башкару осталыгын тулысынча күрсәтте.

Ел саен җыр бәйрәменең географиясе киңәя, аның мәртәбәсе арта. Быелгы конкурста республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан тыш, Мәскәү, Татарстан, Коми Республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 90нан артык башкорт җырына гашыйк җырчылар көч сынашты. Быелдан конкурстантларның яше —50 яшькә кадәр җиткерелгән. Жюри составында — республиканың билгеле шәхесләре. Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, З. Исмәгыйлов исемендәге сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова, танылган җырчылар Флүрә Кильдиярова, Вахит Хызыров, Тәнзилә Үзәнбаева һәм башкалар. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләймәнов тә озак еллар жюри составында була.

Фәрвәз Урманшин, Сәгыйдулла Байегет, Гөлсем Бикбулатова, Хәсән Усманов, Рөстәм Шаһыбалов, Алсу Бәхтиева, Идел Аралбаев һәм башкалар төрле елларда бу конкурста җиңү яулап, бүген зур популярлык яулаган җырчылар.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Азалия Хәсәнова 4 ел дәвамында вокал белән шөгыльләнгән. Бик өметле, сәләтле укучы. Азалия „Чулпан” балалар театрында 16 яшькә кадәр чыгыш ясаучылар арасында көч сынашкан. Жюри хөкеменә „Ай Уралым”, „Гөлкәем” җырларын микрофонсыз, акапелло чыгыш ясавына югары бәя бирәләр. Азалия Хәсәнова башкорт халык җырларын башкаручылар арасында III дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнә.

Айгиз Хәйдәршин башкарган „Азамат”, „Курай бәете”, „Сандугач”, „Зөлжиҗә” җырлары да жюри күңеленә үтеп керә. Үзешчән башкаручылар арасында лауреат Дипломы белән бүләкләнә. Айгиз Хәйдәршин мәктәпне тәмамлаганнан соң сәнгать институтына укырга чакыру алды.
Балтачлылар бу бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Татар милләт вәкилләре күпләп яшәгән төбәктә башкорт җыр сәнгатен пропагандалаган өчен үз иттеләр. Ерактан килеп, башкорт телен күтәрдегез, диделәр. Әти-әниләрнең хәстәрлеген дә әйтми мөмкин түгел. Азалиянең әнисе Лилия Васигать кызы безнең белән Сибайга кадәр барды, — ди Рәзидә Әхмәтова.
Сәләтле укучылар тәрбияләгәне, башкорт традицияләре үстергәне, башкорт җырының мәртәбәсен күтәргәне өчен Рәзидә Әхмәтова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Талантларга канат куйган, яшьләрне үстергән бәйге райондашларыбызның камиләшүендә, үсүендә бер баскыч булсын. Чын, моңлы тавышка без сусадык. Чылтырап аккан чишмә тавышлары, горур кыя кошлар тавышын хәтерләткән тавышлары белән арытабан да тамашачыны сөендерсеннәр.
Рифина НИГАМӘЕВА.