Ләйсән Камилҗанова Балтач халкын үзе пешергән икмәк белән сыйлый

25 Май, 2018 - 16:43

Бүген эшкуарлык тармагында 5373 райондашыбыз көч сала. Ел башыннан гына 36 кеше үз эшен башлап җибәргән. Иске Балтач авылында пекарня ачкан Ләйсән Камилҗанова күптән түгел шәхси эшкурлар сафын тулыландырды.

Бүгенге көндә районда кече эшкуарлыкның 402 субъекты хәрәкәттә. Алар арасында 16 кече предприятие, 54 микропредприятие, юридик шәхес буларак формалашмаган 298 шәхси эшкуар һәм 34 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Районда эшкуарлыкның төп юнәлешен алып- сату тәшкил итә. Сәүдә итү тармагы 44,1 процент. Җитештерүчәнлек юк дәрәҗәсендә. Туризм, агротуризм юнәлешләре бөтенләй үзләштерелмәгән өлкә. Yз продукциясен җитештерергә теләк белдерүчеләргә яшел ут. “2014—2018 елларга районда кече һәм урта эшкуарлыкны яклау һәм үстерү” программасы нигезендә яшьләргә үз эшен башлап җибәрү өчен субсидияләр бүленә.

Узган елда 11 кешегә бу ярдәм күрсәтелгән. Чәчтараш, балык үрчетү, көнкүреш хезмәтләр күрсәтү, җир төзелеше юнәлешләре буенча үз эшен ачарга теләк белдерүчеләр бар. Район Хакимиятенең Экономик үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль күпләп сатып алу бүлегенең эшкуарлык һәм туризм буенча баш белгече Рита Фәйрушина әйтүенчә, үз эшен ачарга теләк белдерүчеләрнең яше 26 яшьтән башлана. Мондый җитди адымга баручылар курыкмаска, максатчан булырга тиеш дип билгеләде. Акча белән эш итә белү дә төп таләп.

Иске Балтач авылында үз эшен ачкан Ләйсән Камилҗанова да тәвәккәл райондашларыбызның берсе. Ләйсән Фәрит кызы ел башында район үзәге Аэродром урамында урнашкан “Лилия” кибетен арендага алып, пекарня ачты. Яшь эшкуар Нөркә авылында туып-үскән, Бөре кооператив техникумында җәмәгәть туклануы буенча технолог белгечлеген үзләштергән. Гаилә корганнан соң Нефтекама шәһәрендә яшәгәннәр. Анда Ләйсән Фәрит кызы алып-сату өлкәсендә чирканчык ала. Шәһәрдә ике балалары дөньяга килә. Тик туган як нык сагындыра. Гаилә Иске Балтачка кайтып төпләнергә карар итә. “Төньяк” микрорайонында җир урыны алып, үзләренең йортларын тергәзә башлыйлар. Балалары Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә белем алалар. “Туган як үзенә тарта. Шәхси йортыбыз хакында хыяллана идек. Кайткач, үз эшемне ачарга ниятләдем. Субсидия алырга чират бастым. Тиешле докментларны илтеп тапшыргач, тиз арада 100 мең сум күләмендә субсидия алдык. Ул акчага икмәк пешерү өчен җиһазлар: камырбутагыч, мичләр сатып алдык. Пекарня ачу—әниемнең хыялы иде. Мин ача алмадым, сез, балалар, шул эшне тәвәккәләп карагыз әле,дип киңәш итте”, —ди Ләйсән Камилҗанова.
Ярдәмчесе Гөлшат Сәлимова белән икмәк пешерүдән тыш, шәңгә, пицца, тәбикмәк, пироглар һәм башка бик күп тәмлекәчләр пешереп, сатуга чыгаралар. Ассортимент бай. Төрле мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә заказ буенча пешерәләр. “Камырны яратырга кирәк. Һәр әйбергә күңел җылысын, фантазиябезне кушабыз. Эчлекләрне үзебез ясыйбыз. Без пешергән өй ризыкларын яратып алган даими сатып алучыларыбыз булуына шатланыбыз”, —ди алар.

Берничә ел элек балтачлылар Чернушкадан, Борайдан, Аскыннан китереп саткан ипи белән тукланса, бүген районда бу өлкәдә дә конкуренция арта. Соңгы елда гына район үзәгендә берничә пекарня сафка басты. Димәк, бу өлкәдә үз урыныңны табу өчен тагын да ныграк көч салырга туры киләчәк.
Ләйсәннең киләчәккә планнары зурдан. Эшен тагын да киңәйтеп халыкка күпереп пешкән өй икмәген күпләп сату. Моның өчен Ләйсәнгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган тормыш иптәше Динар, туганнары аның төп ярдәмчеләре. Яшь эшкуарның башланган эшләре уң, уй-ниятләре тормышка ашсын.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.