Матурлык дөньяны коткарыр

23 Май, 2018 - 16:25

Кичә район мәдәният сарае фойесында балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлекчәсен тәмамлаган 9 укучының иҗат эшләреннән торган күргәзмә булдырылды. Тугыз укучының икешәр эше күргәзмәдә урын алды. Алар Ирина Тукаева, Ксения Шакирова, Альберт Шәйхлисламовларның укучылары.