„ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРГӘН СӨЕКЛЕ БАШКОРТСТАНГА ДАН”

22 Май, 2018 - 10:42

„Тарих битләре” республика фестиваль-марафоны олы юбилейга мәдхия җырлау йөзеннән муниципаль районнар арасында үтә. Башкортстан Республикасы оешуының 100 еллыгына багышланган чара бу. Балтачлылар 18 май көнне башкалада, филармониядә районыбызның данлыклы тарихын битләп, үткәннәргә байкау ясады...

Тантанага килүчеләрне якты йөз белән каршы алдылар. Биредә кунакларга башкорт, урыс, татар, мари, удмурт кызлары район китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре хәстәрләгән милли ризыклар белән чәй тәкъдим итте. Чара алдыннан кунаклар игътибарына — зур күргәзмә. Районда уңышлы эшләгән хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар, оешмаларның үз продукцияләре, казанышлары, яңалыклары монда күрсәтелгән. „Балтач сорт-сынау участогы” җәмгыяте игътибарына лаек. Арпа, солы, борчак, рапс, кара бодайның югары сыйфатлы орлыклары, иген көлтәләре, төрле дәрәҗәдәге җиңүләрен дәлилләгән Мактау грамоталары, медаль-билгеләре биредә урын алган. Авыл хуҗалыгында ныклы адымнаар ясаган хуҗалыклар, фермер-эшкуарларның мул өстәлләре игътибарны җәлеп итә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч”, „Мотор” җәмгыятьләре, „Мичуринский” дуңгызчылык комплексы һәм Назыйф Шәйхенуров, Илгиз Әминев, Илнур Усманов, Илһам Мәрдановлар тәкъдим иткән икмәк-күмәч, бал, каз мае, сөт, каймак, эремчек, катык, мичтә пешерелгән каз, дуңгыз бәрәннәре, йомырка, чәкчәк кебек ризыклар мул сый өстәлен хәтерләтә. Куяды ит комбинаты вәкилләре 30 төрле колбасаны кунакларга авыз итәргә тәкъдим итте. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте таныштыру стенды янында кипкән дару гөлләмәләренә тап буласың. „Радуга”, „Общепит” җәмгыятьләре өстәлендә балык, шашлык, токмач, чәкчәк, бәлеш кебек үз продукцияләре төрлелеге күзгә ташлана.
Биредә Балтач эшкуарларының булдыклылыгын күргәзмә дәлилли. Иске Балтач авылыннан Марс Хөсәинов рәссам-столяр остаханәсендә эшләнгән бакча мебеле, гөлләрне зәвык белән урнаштыру стеллажы, ягъни өй дизайны эшләре, Югары Карыш авылыннан Рөстәм Талиповның пима һәм басылган киез тапочкалар — игътибар үзәгендә. Нөркә авылыннан 87 яшьлек кул остасы Миңнинур Шайбәкова палас сугу станогында кәсебе белән мәшгуль. Биредә басылган келәмнәр, бәйләнгән әйберләр күплеге, төрлелеге күз явын алырлык.
Күптән түгел эшчәнлеген башлаган төньяк районара „Гаилә”үзәге район йөзе — уңган, үрнәкле гаиләләр турында бай мәгълүмат күрсәткән. Шәриповлар, Галиәхмәтовлар, Сәфәровлар, Гафуровлар һәм башка гаиләләрнең альбомнары игътибарны җәлеп итә. Район мәгариф бүлеге тәкъдим иткән сәләтле балалар, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар, төрле конкурсларда җиңү яулаган алдынгы укытучылар, Балтач районы пионер оешмалары турындагы фоторәсем, мәгълүматларга бай альбомнар, Бөтенрусия конкурсларында җиңүчеләрнең Почёт грамоталары, дипломнары игътибарны җәлеп итте. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнгән укучыларның чигелгән, бәйләнгән, шулай ук агачны уеп һәм табигый материаллардан эшләнмәләр мулдан. Заман таләбенә ярашлы, робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең эшләре кызыклы. Билгеләнгән юл буенча хәрәкәт итәсе робот модельләре, узышу автомобиле һәм танкобот — балаларның иҗади эзләнеш нәтиҗәсе. Район Хакимиятенең физик культура, спорт,яшьләр сәясәте буенча бүлеге Русия, республика ярышларындагы балтачлыларның уңышларын дәлилләгән кубоклар, медальләре күргәзмәдә урын алган. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм укытучылар иҗат иткән сокланырлык картиналар күргәзмәне баетты. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең Кырымда булган фоторәсемнәре, „Династие” профилактик-медицина үзәге мәгълүматлары игътибарга лаек. Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге йорт-музееннан кулъязма һәм ташбасма китаплары, районны данлаган, батыр солдат юлы үткән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында альбомнар, мәгълүматлар күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Мәртәбәле чараны оештыручыларның берсе „Халыклар дуслыгы йорты” директорыннан күргәзмә турында тәэссоратлары белән кызыксындым. „ Бүген сигезенче район марафонда чыгыш ясый. Район тарихын чагылдырган иң отышлы күргәзмәләрнең берсе – сезнеке булды. Күренекле кешеләр аллеяседәй мәгълүмат, борынгы һәм бүгенге заман бергә бербөтен булуы монда куренде”, — дип билгеләде Азат Ибраһимов...
Филармониянең тамашачылар залында энә төртерлек тә урын юк. „Тарих битләре” концертын алып баручылар Башкортстанның атказанган артисты Алсу Галина-Гафарова һәм Руслан Халиков чараның кунаклары белән таныштырды. Тантаналы концертны район мәдәният сараеның курайчылар ансамбле (җитәкчесе В. Елкыбаев) милли көйләр тезмәсе белән башлады. Башкорт АССРы оешуына багышланган театральләштерелгән композиция залдагыларны үткәннәргә алып кайтты. Замана балалары Рифат Глимҗанов һәм ике кызчык Әмирә Сәхипова һәм Амалия Гайниәхмәтова тылсымлы таяк ярдәмендә республика, район юбилейлары буенча байкау ясый. Концерт барышында слайд ярдәмендә вакыты-вакыты белән экранда район тарихын чагылдырган фоторәсемнәр, документлар ул чорга кайтырга ярдәм итә. „Гүзәл” халык бию ансамбле (җитәкчесе Башкортстанның атказанган хезмәткәре Раушания Хәсәнова) башкаруында „Йәшлек” башкорт халык биюе милли бизәкләрдәй үрелде сыман. Район басуларының кызулыгын, колхозлаштыру вакытын чагылдырган, Бөек Ватан сугышы чорын гәүдәләндергән композициядә район халык хоры (җитәкчесе Башкортстанның атказанган хезмәткәре Рая Хамаева) солист Эльвира Хаматнурова башкаруындагы „Ул елларга баш иябез” җитди темалы җыр — чыгышы белән төгәлләнде. Яуда батырлык күрсәткән якташларыбыз турында мәгълүматлар залдагылар өчен изге хатирә. Район тарихын битләгәндә төрле вакыттагы авыл хуҗалыгы үсеше, социаль объектлар төзелеше, бүгенге уңай үзгәрешләр, авыл хуҗалыгын җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Балтач районы Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Дипломы белән бүләкләнүе, спортта ил күләмендә алдынгылыкка чыккан якташлар, „Татар кызы-2018” гүзәллек конкурсында һәм театр коллективларының республика фестивалендә Гран-при ияләре Чулпан Кашанова һәм Балтач халык театры коллективы турында, бик күп алдынгы урыннар хакындагы мәгълүмат үз төбәгеннән читтә яшәгәннәр өчен яңалык та булып яңгырагандыр, бәлки. Район оешмаларының ир-атлар ансамбле „Без — авыл егетләре” җырын дәртле башкарды. Рәзидә Әхмәтова башкаруындагы „Бер алманы бишкә бүләек” башкорт халык җыры тамашачылар күңеленә хуш килде. Җырга булмышын багышлаган якташларыбыз күңел моңнары белән уртаклашырга ниятләгән. Башкортстанның халык артисты Зөлфирә Фәрхетдинова үзен олы сәхнәгә чыгарган Мата авылына сагынулы сәламен моңлы җыр аша юллады. Дәртле җырын биеп башкарганда сигезенче дистә елын ваклаган артистка тамашачылардан „Афәрин!” сүзләре яңгырады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Алсу Галина- Гафарова туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә багышланган матур җыры да залдагылар күңеленә кыска юл тапты. Башкортстанның атказанган артисты Рифкатъ Габделҗанов „Пар чия”җырын, ә Фирзәнә Әсләмова „Туган авылым” җырын үзләренә хас халыкчан итеп башкардылар. „Йолдызлык” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Э. Гайфуллина) „Танып ага” җырын залдагылар җылы кабул итте. „Яшьлек” гитарачылар ансамбле (җитәкчеләре Р.Халиков) башкаруындагы „Аллилуя”сы чын мәгънәсендә яшь буынның олыларның алмашчысы булырга әзерлекләрен белдерде кебек. Гаилә кыйммәтләре хакында җырлаучы Көнтүгеш авылыннан Галиннар гаиләсе ансамбле чыгышы залдагыларның дәррәү алкышларына лаек булды. „Җидегән чишмә” халык эстрада-фольклор ансамбле (җитәкчесе К.Халикова) „Балтач такмаклары” н җырлап концертка ямь өстәде. Шулай ук „Ужара” халык фольклор ансамбле һәм „Рвезылык” бию коллективы (җитәкчеләре А. Алексеева һәм Л. Кузьмина ) мари такмакларын бии-бии башкаруы тантананы милли бизәкләргә үрде. „Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчесе Башкортстанның атказанган хезмәткәре Раушания Хәсәнова) башкаруындагы — урыс биюе һәм „Гүзәл” халык бию ансамбленең „Бәйрәм” татар биюе тамашачылар күңеленә хуш килде. Бу ике ансамбль берлектә „Дуслык иле” хореографик композициясен район мәдәният сарае вокаль ансамбле белән бергә башкардылар. „Моң” халык тальянчылар ансамбле(җитәкчесе Ш. Фәрхуллин) халык көйләрен башкарып чарага аһәңлелек өстәде. Тантана ахырында халык хоры һәм Руслан Халиков „Башкортстан” җырын бер тында башкарды. Чарага килгән мәртәбәле кунаклар балтачлылар белән аралашырга биргән форсатны кулланып калырга тырышты. Беренче булып район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач төбәгеннән чыгып читтә яшәгән якташларның фестивальгә дәррәү катнашуларына чын йөрәктән рәхмәт сүзләрен юллады. „Балтач Башкортстанның бер өлеше. Тырыш,талантлы халкыбыз белән горурланабыз. Өлкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып, үз көчебезгә ышанып алга атларга тырышырбыз. Һәммәгезгә сәламәтлек, тик уңышлар телибез. Аралашу шатлыгы биргәнегез өчен рәхмәтлемен”, — дип якташларга мөрәҗәгать итте. Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутатлары Зөһрә Рәхмәтуллина, Илдар Бикбаевлар Балтач ягында искиткеч эшчән, сәләтле халык яшәве, төзек авыллар, җитеш төбәк булуын, биредә җир кадерен белгән ачык кешеләр яшәвен телгә алдылар. БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин олы тормышка юллама биргән туган як белән элемтәдә булуын әйтте. Тормыш һәркемгә мәсьәләләр өстәве көндәлек хәл. Шуңа аны бердәм чишәргә кирәклеген телгә алды. БР Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты Шамил Шарипов очрашуда балаларга — автобус бүләккә тапшыруын белдерде. „Мин дә Сезнең команданың әгъзасы булуым белән горурланам. Бергә булыйк, һәммәгезгә бәхет телим”,— дип ихлас мөнәсәбәтен ачты ул. Республиканың 100 еллыгына багышланган фестиваль-марафон дәвам итә. Балтач район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы чараның штандартын Бәләбәй район Хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка тапшырды. Атна саен төрле район вәкилләре үз төбәкләре тарихы белән якыннан концерт чаралары аша таныштырачак. Читкә китеп гомер итсә дә туган ягын сагынып, элемтәне өзми яшәүчеләргә очрашып аралашырга мөмкинлек бирә бу марафон.
Тантананы үткәрүдә үз сүзен әйткән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм башка райондашлар бихисап. Чарада режиссёр Редик Ганиев, сценарий авторы Гөлнара Шәймөхәммәтова, тавыш режиссёры Руслан Кабулов, „Балтач таңнары” гәзитенең фотокорреспонденты Газим Талипов, матурлыкка гашыйк төрле буын Балтач һәвәскәрләре актив булдылар.
Һәр район уңганнары республика, ил чәчәк атсын өчен
тырышлык сала. Аларның үткәннәре төбәгебез тарихын бар итә. Тарихны үзгәртеп булмавы шиксез хакыйкать. Һәммәбезнең теләге уртак — Башкортстанның киләчәге өметле һәм якты булсын.
Рима Каћарманова-ВӘЛИЕВА.
Газим Талипов фотосы.