Балтачның өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесе

18 Май, 2018 - 11:21

Бу юлы конкурста балалар иҗаты үзәгеннән Гөлфирә Хәсәнова (“Театраль дөнья” берләшмәсе җитәкчесе), Ирина Ханова ( “Истоки” туристик-туган якны өйрәнү юнәлеше) Айгөл Єхмәтгалиева ( “Елмаю” чигү һәм тасмалар белән эшләү), балалар һәм яшүсемрләр спорт мәктәбеннән хоккей буенча тренер Евгений Густяков, өстәл теннисы буенча тренер Оксана Йосыпова, волейбол берләшмәсен җитәкләгән Айрат Садыйковлар көч сынашты. Мөгаллимнәр берничә этапта сынау тотты. Ачык дәресләр күрсәтү, презентацияләр, белем бирү программаларын яклау һәм башка биремнәрне үтәүдә осталыкларын күрсәтте.
Бәйгедә Евгений Густяков җиңүче дип табылды. Гөлфирә Хәсәнова һәм Оксана Йосыповалар лауреат булдылар. Калган преподавательләр төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. Евгений Густяков 16,18 май көннәрендә республика күләмендәге конкурста катнаша.