Балтачта хәрби-кыр җыеннары

16 Май, 2018 - 10:54

Кичә җыеннарны тантаналы рәвештә ачтылар. Район мәгариф бүлегеннән Айдар Хисмәтов, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжыннан Ильяс Вәлиевлар хәрби җыеннарда катнашучы егетләргә илне саклау изге бурыч, моныњ өчен дә тырышырга кирәклеге хакында сөйләделәр. Колледжтан биш дистә, район мәктәпләреннән 40тан артык укучы стройда йөрү, автоматны вакытка сүтеп-кору һәм башка егет кешегә кирәкле мәгълүматлар үзләштерәләр. Җыен барышында ГТО нормаларын да тапшыралар.