Вил Шафиков кубогы – Балтач командасында

14 Май, 2018 - 14:28

”Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Вил Шафиков кубогына оештырылган бәйгедә Караидел, Тәтешле, Аскын районы көрәшчеләре белән балтачлылар да төп приз өчен сынау тотты. Бәйге ике яшь категориясендә: өлкәннәр һәм 2005нче елгылар һәм кечерәкләр арасында барды.

Кече төркемдәге көрәшчеләр күп иде. Утыз килограмм авырлык категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Нияз Шайдуллов беренче урын яулады. Иске Балтач урта мәктәбе укучысы Илнар Фәйзуллин 35 килограмм авырлык категориясендә беренче, Штәнде урта мәктәбеннән Алмаз Карамов шул ук авырлык категориясендә өченче урын яулады. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбеннән Тимур Гайфуллин 40 килограмм авырлык категориясендә беренче, Штәндедән Ришат Сәлимов өченче урынга чыкты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Алмаз Галләмшин 45 килограмм авырлыкта беренче урын алды. Шул ук белем учагыннан Владимир Егоров 45 килограмм авырлык категориясендә беренче урын яулады. Югарыда телгә алынган авырлык категориясендә Штәнде урта мәктәбеннән Илназ Шайбәков икенче урынга чыкты. Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Павел Манапов 50 килограмм авырлыкта җиңүче булды.
Штәндедән Айдар Шәгаепов 55 килограмм авырлыкта беренчелекне яулады. Шул ук авырлык категориясендә Иске Балтач урта мәктәбеннән Денис Гәрәев икенче, Штәндедән Илнур Нуртдинов өченче урын яулады.
Штәнде урта мәктәбеннән Айнур Сафин 60 килограмм авырлыкта, Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Алмаз Закиров 80 килограммга авырлыкта абсолют җиңүче буларак үзләрен таныттылар.
Нәтиҗәдә, Балтач районы командасы беренче урын яулады. Караидел районы командасы икенче урынга лаек булды. Тәтешлеләр өченче урынга чыкты.

Бәйге иганәчесе БР көрәш буенча чемпионы Вил Шафиков бәйге җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр, грамотлар тапшырды.

Рифина ГАЛИЕВА.