“Алтын сетка” волейбол турниры узды

11 Май, 2018 - 16:03

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында волейбол буенча IX “Алтын сетка” традицион район турниры үтте. Мәктәп укучылары, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары барлыгы 13 команда, 150 дән артык укучы катнашты. Волейболчылар “Агропродукт” җәмгыяте директоры Риф Хәйруллин Кубогы өчен көч сынашты.

“Алтын сетка” волейбол турнирын ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, бәйгенең иганәчесе Марат Хәйруллин, спорт комитеты баш белгече Данис Шакиров, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдиновалар катнашты. Узган елда бу турнирда җиңү яулаган команданың капитаны Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Габбасовага чараның флагын күтәрү хокукы тапшырылды.

Уен кызы барды. Егетләр арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе җыелма командасы беренче урын яулады. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы командасы икенче урынга чыкты. Югары Карыш урта мәктәбенең егетләр командасына өченче урын бирелде.

Кызлар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы үзен җиңүче итеп танытты. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Олимпия” командасы пьедестальнең икенче баскычына менде. Түбән Иванай урта мәктәбенең кызлар командасы өченче призлы урын ны яулады.
Җиңүче командаларга бәйге иганәчесе Марат Хәйруллин Мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыды. Волейболчыларга “Балтач” кафесында туклану оештырылды.
Рифина Галиева.
highslide_thumb_default"/>