Балтачлылар кул көрәштерү алдынгы сафларда

11 Май, 2018 - 14:36

Илеш районында республиканың иң көчле кул көрәштерүчеләре ачык турнирга җыелды. Бакалы, Чакмагыш, Илеш районнары, Ишембай шәһәренең көчле куллы спортчылары белән балтачлылар да көч сынашты. Ярышлар ике яшь категориясендә: 2004 2005, 2003 2001нче елларда туганнар арасында оештырылды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ләйсән Сафетдинова, 7 сыйныф укучысы Эльвина Зиннурова, 8 сыйныф укучысы Тимур Әхмәдуллин, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Динар Хиҗәпов беренче урыннар яуладылар. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Руслан Кашапов, 9 сыйныф укучысы Вадим Глимҗановлар икенче урыннарга лаек булдылар. Тугызынчы сыйныф укучысы Радим Сәитгалиев, 10 сыйныф укучысы Илнар Шәяхмәтов, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алмаз Сәләхетдинов, шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Зөлфия Хәсәнова өченче урыннарга чыктылар. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Ранис Зыятдинов, Ринат Садриевларга дүртенче урыннар бирелде. Шул ук мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Илназ Хәлимов бишенче урынга чыкты. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбеннән Раил Хәсәнов һәм Илназ Гыйльмановлар көч сынашты.Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студенты Алмаз Якупов һәм Русия чемпионы Радим Галиуллиннар судья буларак катнаштылар.