Балтачлылар XXVI Авыл уеннарында икенче урын яулады

11 Май, 2018 - 10:29

Туймазы шәһәрендә узган XXVI Авыл уеннарында Балтач районы кул көрәштерү буенча җыелма командасы катнашты. Киеренке бәйгедә балтачлылар икенче урын алуга иреште.

Алмаз Хәбибуллин 90 килограммнан өстен авырлык категориясендә, Эльвира Баязитова 70 килограмм авырлык категориясендә беренче урыннар яуладылар. Илнур Сафетдинов 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды. Айрат Кашанов 90 килограмм авырлык категориясендә, Элина Аскарова 70 килограмм авырлыкта дүртенче урыннарга чыктылар. Алия Фәйзрахманова 60 килограмм авырлыкта, Марат Солтанов 80 килограммга кадәр, Тимур Ємирҗанов 90 килограмм кадәр авырлыкта бишенче урыннар алдылар.