Балтач көрәшчеләре сынатмады

10 Май, 2018 - 16:40

Быел безнең районда бер спорт төре көрәш буенча зона ярышлары үтте. Тәтешле, Борай, Караидел, Аскын, Калтасы һәм Балтач районнары көрәшчеләре зона ярышларында көч сынашты. Зонада беренчелек яулаган балтачлылар республика күләмендә дә яхшы күрсәткечләр алуга иреште.

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ир балалар 9 авырлык категориясендә көч сынашты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Владимир Егоров 45 килограмм авырлык категориясендә ,Түбән Сикияз урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Павел Манапов 50 килограмм авырлыкта, Штәнде урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айдар Шәгаепов 55 килограмм авырлык категориясендә беренче урыннар алуга ирештеләр. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Денис Гәрәев 55 килограмм авырлык категриясендә икенче урын алды. Штәнде урта мәктәбе укучысы Айнур Сафин 60 килограмм авырлыкта, шул ук мәктәптән Рәшит Гайсин 70 килограмм авырлыкта беренче урыннарга чыктылар. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Денис Каляев 80 килограмм авырлык категориясендә һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Алмаз Закиров 80 килограммнан өстен авырлык категорияләрендә беренче урыннар алуга ирештеләр. Штәндедән Рушан Бадыгов 65 килограмм авырлык категориясендә дүртенче урынга чыкты.

Бәйге шартлары буенча, беренче һәм икенче урын яулаган көрәшче егетләр республика бәйгесендә катнашырга хокук алдылар. Балтач районы көрәшчеләре төньяк зонада беренче урын алуга ирештеләр. Көрәшче егетләр апрель ахырында Кушнаренко районында узган республика бәйгесенә да катнашты. Биредә 33 команда, төрле зоналарда җиңү яулаган көчле 131 көрәшче килгән. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Владимир Егоров, Штәнде урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айдар Шәгаепов, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алмаз Закиров төрле авырлык категорияләрендә өченче урыннар алдылар.