Туксан дүрт яшьлек Канипа Акитова тыныч тормышның кадерен белеп яши

8 Май, 2018 - 11:16

Югары Иванай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Акитовның тол калган тормыш иптәше Канипа Янбиковна гомер кичерә. Унынчы дистәне ваклаган әби тормышның ачысын күп күргән. Колхозлаштыру мәле, сугыш чоры, сугыштан яраланып кайткан Сабирҗаны белән тормыш көтүләре үзе бер китап язарлык. Шул дәверләрне читтән күзәтүче, шаһиты гына түгел, аның эчендә “йөзгән” кеше ул.

Канипа Янбиковна1924 елда Түбән Иванай авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Җиде кыз һәм бер ир бала үсәләр. Кечкенә өйдә әтисе, әнисе янында зур әтисе һәм зур әнисе барлыгы 12 кеше яши. Керосин лампасы яктылыгында ир-атларның чабата үргәннәрен, хатын-кызларның йон эрләп, оекбаш, бәяләй бәйләгәннәре балачакның истәлеге булып хәтерендә саклана. Җиде яшеннән Канипа тамак ялына кешеләргә бала карарга яллана. Ашатканнарына, киендергәннәренә чиксез шатлана. Юклыкка карамастан, 7 сыйныфка кадәр белем ала. Җиде сыйныфтан соң колхозда төрле эшләр башкара, сугыш башлангач Канипаны бригадир итеп куялар. Исәп-хисап алып бару өчен аңардан да белемле кеше авылда табылмый. Район үзәгендә механизаторлар курсында укып кайта, тракторда 1 сезон гына эшләп кала. Эшкә батыр кыз 1950нче елларга кадәр бригадир булып көч сала. Yз дәверендә авылда ихтирамлы кешеләрнең берсе була. Шул чорларда чая кызга сугыштан каты яраланып кайткан егет Сабирҗан Акитович “күз сала”. Ни дисәң дә, кыз эштә абруйлы, “вечерларда” өздереп бии, җырлый. Яшьләр 1950нче елда кавыша.

- Сабирҗан 16 яшендә Алкинога ФЗОга укырга юлланган. Андагы ачлыкка түзә алмый, үз теләге белән сугышка киткән. Каты яраланып, Кострома якларында госпитальдә дәваланган. 1945нче елның 12 гыйнварында туган ягына кайта. Бер як кулбашы каты яраланган, снаряд ярчыкларының үпкәсенә керергә берничә сантиметр калган булган. Күпме генә үгетләсәк тә операция ясатырга ризалыгын бирмәде. Шул яралары фани дөньядан иртә китүендә сәбәпче булды да инде, ди Канипа әби.
Улы Руслан да әтисенең сугыш хакында сөйләргә яратмаганлыгын бәян итте. Әтиебез аз сүзле, сабыр кеше иде дип искә алды. Аның мунчада бары тик идәндә юынуын, эсседә тәне пешүдән җәфалануын бәян итте.
Сабирҗан белән Канипа 4 балага гомер бүләк итәләр. Бер-бер артлы балалары Людмила, Руслан, Гиззат, Раушана дөньяга килә. Гаилә башлыгы фермада кочегар булып эшли. Район үзәгендә яшәгән мәлләрендә ат караучы, каравылчы була.

-Сабирҗан бик яхшы кеше иде, балаларны яратты. Әрләшеп, кеше белән сүзгә килүгә һәрвакыт каршы булды. Бергә сугыш яланында булган Гадел Әхметов, Ханиф Нәҗметдиновлар белән аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр. Тату булдык. Кызганыч, нибары 16 ел бергә яшәдек, ди ул.

“Кызым, минем күргәннәремне язар өчен 1 ел кирәк” дип сүзен дәвам итте. Чернушкага барып тоз алып кайткандагы маҗаралары, Бөредән он ташыганнары аерым бер әсәр язарлык. Эшкә батыр, җитез булган ул. Ә бүген Канипа әби улы Руслан, килене Люба тәрбиясендә. ”Әлеге дөнья оҗмаҗ, кадерен белегез”, ди күпне күргән, күпне кичергән, тугыз оныгы, унөч турунын күрү бәхетенә ирешкән Канипа Акитова.
Рифина ГАЛИЕВА.