“Яшьлек” тә Балтач, Борай районы, Бөре шәһәре йөзүчеләре көч сынашты

7 Май, 2018 - 16:25

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында шәхси эшкуар Галтаф Муллаәхмәтов кубогына йөзү буенча ярышлар оештырылды. Бәйгеләрдә Борай, Балтач районнарының һәм Бөре шәһәренең иң көчле йөзүчеләре көч сынашты. Ярышларда 5 дистәдән артык яшь спортчы катнашты.

Бәйгене “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов ачты. Баш судья Айрат Йосыпов ярыш шартлары һәм таләпләре белән таныштырды. Бәйге катнашучылары ”Бөре” спорт клубы, “Океан” йөзү бассейны, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында шөгыльләнүче егет һәм кызлар. Унике яшь категориясендә алар арасында иң көчле йөзүчеләрне ачыкладылар.

2000— 2003нче елларда туган яшүсмерләр арасында Бөре шәһәреннән Артём Югай 100 метр араны ирекле стильдә йөзүдә беренчелекне яулады. Райондашларыбыз Айдар Муллахмәтов икенче, Денис Нигамәтуллин өченче урыннарга лаек булдылар. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында Борайдан Зөлфия Әгаләмова алдынгылыкны кулыннан ычкындырмады. Балтач районыннан Алсу Гайниәхмәтова икенче булып финишка килде. Борайдан Лиана Дәүләтханова өченче булды.

2004— 2006нчы елларда туган ир балалар 50 метр аралыкны ирекле стильдә йөзделәр. Бу юлы алдынгылык Балтачтан Илнур Әхмәдиевта. Бөредән Руслан Гыйльванов — икенче урында. Борайлы Риналь Зиалтдинов пьедесталнең өченче баскычына менде. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында беренче урын Бөредән Екатерина Бодулевада. Балтачтан Ленара Хәмәтнурова икенче, Борайдан Светлана Сабирова өченче ураннарга чыкты.

2007 — ¬ 2008нче елларда туган ир- балалар һәм кызлар 50 метр аралыкны ирекле стильдә йөзүдә көч сынаштылар. Беренче урын Борайдан Руслан Сабировта. Балтачлы Данил Хакимов икенче урынга чыкты. Салават Мөхәмәдиев (Борай) өченче булды. Кызлар арасында беренче һәм икенче урын Бөре кызларында. Ләйлә Миңнегаянова һәм Дарья Ибатова призлы урыннарны кулларыннан ычкындырмады. Балтачтан Динара Вәлиәхмәтова өченче урын белән билгеләнде.

2009 2010нчы елларда туган ир балалар 50 метр аралыкны ирекле стильдә йөзде. Әмир Әхкамов (Балтач) беренче урын яулады. Борайдан Аскар Әмиров икенче, Тимур Хәбиров өченче урын белән билгеләнде.
100 метр аралыкны классик стильдә йөзүдә 2000 — 2003нче елларда туган ир балалар арасында беренче урын райондашыбыз Айдар Муллаәхмәтовта. Бөредән Артём Югай — икенче, Денис Нигамәтуллин (Балтач) өченче урын белән билгеләнде. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында Зөлфия Әгаләмова (Борай), Лиана Галимђанова (Балтач), Лиана Дәүләтхановалар (Борай) призлы урыннарга чыктылар.
2004— 2006нчы елларда туган яшүсмерләр арасында классик стильдә райондашыбыз Илнур Әхмәдиев, Бөредән Руслан Гыльванов, Борайдан Риналь Зиалтдиновлар призлы урыннарга чыктылар.

Киеренке ярышларда Балтач районы командасы эшкуар Галтәф Муллаәхмәтов кубогына ия булды. Борай районы командасы икенче урынга чыкты. Бөре шәһәре командасы өченче урын белән билгеләнде.
Бәйгедә катнашучылар Мактау грамоталары, медальләргә лаек булдылар. Бер-берсе белән аралашу өчен дә менә дигән чара булды ул. Оештыручылар бәйгене иганачесе Галтаф Муллаәхмәтовка рәхмәтле.