КЭС-Баскет буенча дусларча турнир

4 Май, 2018 - 16:36

1 Май көнне “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында КЭС-Баскет буенча дусларча турнир оештырылды. Бу спорт төрен үз итүчеләр киеренке бәйгедә алдынгы булырга омтылды.
Дусларча турнирда катнашучыларның күпчелеген район үзәгенең 1 һәм 2нче урта мәктәбе укучылары тәшкил итте. Тренер-укытучы Фәнүзә Вәлинурова җитәкчелегендә бу спорт төре белән күптәннән шөгыльләнгән укучылар алар. Шулай ук турнирда мәктәп елларында бу спорт төрен үз иткән райондашларыбыз студентлар да килде. Айрат Хәмидуллин, Владислав Шилков, Айдар Хәйрисламов, Фирнат Ямалтдиновлар да көч сынашты.