РАЙОН ҮЗӘГЕНДӘ ШАХМАТ КЛУБЫ АЧЫЛДЫ

3 Май, 2018 - 11:24

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында бәйрәм көннәрендә шахмат клубы ачылуы интеллектуаль спорт төрен үз иткәннәр өчен зур бүләк булды. Ни дисәң дә, хәзер шахмат уйнау өчен махсус урын булдырылды. Бу адым, бәхәссез, районда шахматның үсүенә китерәчәк . Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты, шахмат уйнарга яратучы райондашлар җыелды. Шахмат клубының җитәкчесе итеп Альберт Шәйхлисламов сайланды. Шахмат клубы ачылуы уңаеннан мәктәп укучылары ћәм өлкәннәр арасында ярышлар оештырылды. Киеренке бәйгедә Айрат Сәхипгәрәев беренче урын алуга иреште. Ханис Хаҗимов, Валерий Гәрәйшин, Фәнзәви Миңнәхмәтовлар икенче урыннарны бүлештеләр. Айнур Айдарбеков өченче урынга чыкты.