Сокландыргыч ак яулыклы Зөләйха Сәитгалиева

27 Апрель, 2018 - 11:25

Кемнәргә генә мондый бәхет татый соң? Авыр сугыш елларын үз иңнәрендә кичергән ак яулыклы әби, һәр көннең кадерен белеп яшәргә өнди. Ул 1928нче елның 29 февралендә дөньяга килгән. Унөч яшеннән чит якларда торф чыгаруга йөргән ул. Язгы ташкын вакытында боз өстенә утырып Карыш елгасы аша чыкканын ачынып сөйли. Ђомга намазын калдырмый. Төрле ярышларда теләп катнаша. Район мәдәният йортында оештырылган “Минем елларым минем байлгым” конкурсында катнашып, өлкән биюче “Бию сәнгатенә тугрылык өчен” номинациясендә җиңү яулады. Ак яулыклы әбиләр яшьләр өчен өлге.