"Балтач таңнары"ның бер призы бүген Иске Яхшыйга юлланды

25 Апрель, 2018 - 16:08

Икенче бүләк отучыбыз Иске Яхшый авылыннан Әхмәтнур Вәлиев. Ул 39 ел "Правда" хуҗалыганда эшләп, хаклы ялга туктаган. Аның башлап бүләк отуы. Ул район гәзитенең тугры дусларының берсе.
Райондагы хәл-вакыйгалар хакында белеп барырга теләгәннәр урындагы матбугаттан киләчәктә дә аерылмас. “Балтач таңнары” гәзитенә - 907 сум 26 тиенгә, “Йәнтөйәк”кә 398 сум 46 тиенгә языла аласыз. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидларына ташламалар бар.