Иске Балтачтан Рифкать Хәмәтов сигезенче дистәне ваклый димәссең

25 Апрель, 2018 - 11:23

Иске Балтач авылында яшәүче Рифкать Хәмәтов сигезенче дистәне вакласа да, бүген яхшы физик формада. Мәктәп елларыннан алып спорттан аерылмый. Хәрәкәт һәм спорт сәламәтлек чыганагы дип билгели.

Рифкать Хәмәт улының балачагы үтә дә авыр елларга туры килә. Єтиләре әсирлеккә эләгеп, сугыштан 1949 елда гына кайта. Гаиләдә биш бала. Моңа карамастан Рифкать кече яшьтән шук, тиктормас була. Авыл малайларына хас булганча, елгада су коенып, туп тибеп үсә. Чаңгыда йөри, волейбол уйнарга ярата.Бишенче сыйныфта белем алган елларында район гәзите редакциясе “Пионерская правда” гәзите өчен чаңгы ярышы оештыра. Рифкать бу ярышта катнашып, призлы урын яулый. Бу җиңү арытабан спорт белән ныклап шөгыльләнергә дәрт бирә. Мәктәп елларында беренчелекне кулыннан ычкындырмый.

Ракета гаскәрләрендә өч ел хезмәт итә, биредә дә спорт белән шөгыльләнүдән туктамый, 30,15 километр аралыкны чаңгыда йөгереп уза. Арытабан райондашыбыз Украинага эшкә юллана, Днепропетровск шәһәрендә Көньяк машиналар төзү заводында (ЮМЗ) 10 ел дәвамында слесарь-сынаучы булып эшли. Биредә 76 меңләп кеше эшли иде, дип искә ала. Инженер-төзү институтында һөнәр үзләштерә. Туган якка кайткач булачак тормыш иптәшен Флүрәне очрата. Яшь гаилә Иске Балтач авылында төпләнә. Озак еллар һөнәрчелек училищесында махсус техника преподавателе була, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер сыйфатында көч сала.

Тренер булып эшләгән еллары аның өчен үтә дә кадерле. Ни дисәң дә, җаны, тәне белән ул волейболны үз иткән кеше. Сәбих Вәлинуров, Раһиб Әлтаповлар җитәкчелегендә волейбол үсеше хакында бик күп хатирәләр саклый, аларга бәйле истәлекләр белән уртаклаша. Район волейболчылырның җиңүләре күп була. Єлеге вакытта волейбол буенча тренер Айрат Садыйков та аның укучысы. “Айрат өченче сыйныфтан соң, волейбол секциясенә килде, шуннан алып ул бу спорт төреннән аерылмый. Тәрбияләнүчеләре әледән-әле җиңү яулый, мин барысы белән дә кызыксынам”, ди ул. Тренер булып эшләгән елларында алар зона, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннар яулауга ирешәләр.

Улларын Рөстәм һәм Русланны, кызлары Алсуны спортны яратырга өндәп үстерә. Чаңгы буенча спорт мастерына кандидат Рифкать Хәмәтов салкын су белән коена, шпагатка утыра. Өстәмә шөгыле -бакчачылык. Бу эш үзе хәрәкәт дип билгели.

«Эш дәверендә сүзгә килешеп, эшләмәдек. Бергә эшләгән физик тәрбия укытучыларына, тренерларга исәнлек-саулык телисе килә. Сәламәтлекне яшьтән сакларга тырышыгыз. Чамадан тыш күп ашамагыз. Минем мәктәпне тәмамлаганда да, әле дә тән авырлыгым бер үк. Кан басымым нормада. Хәрәкәтләнүдән туктамагыз”,- дип яшьләргә үзенең бик урынлы киңәшләрен дә бирә ул.
Рифина НИГАМӘЕВА.