Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбе укучылары "Изгелек белән җавап кайтар!” акциясенә кушылды

24 Апрель, 2018 - 11:21

“Изгелек белән җавап кайтар” акциясе кысаларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучылары ел саен реабилитация үзәгенә юллана. Быел да алар музыкаль күчтәнәчләре белән биредәге балаларны сөендерде.

Бәхетсезлек бәндәдән сорап килми. Ишек-капканы хәсрәт шакыганда, кешеләр ярдәмен, тирә-юньдәгеләрнең җылысын тойсаң, авырлыклар да җиңелрәк кичерелә. Җирдә күпме кешеләргә таяныч, терәк, ярдәм кирәк. Бер яхшы сүзгә мохтаҗ кешеләр яши арабызда. Гарипләр, сәламәтлекләре чикле кешеләр, кояшка тартылган үсентеләр сыман, яктылыкка омтылалар.

Чир -сырхау Аллаһы Тәгаләдән сынау, диләр. Реабилитация үзәгендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясауны изгелекнең бер кечкенә бөресенә тиңләргә мөмкин. Концертта 9 “а”, “б” сыйныфта белем алучы егетләрнең ансамбле, 6 “а”, ”б” сыйныфта укучы кызларның биюләре һәм җырлары, 2 ”а” сыйныф укучысы Динара Кашапованың, 5 “б” сыйныфтан Ильмир Вәлиәхмәтовның, 9 ”а” сыйныфтан Әлфир Исламовның җырлары, Тимур Әхмәдуллин һәм Камила Усманованың башкорт биюе, егетләрнең заманча биюләре тамашачылар күңелә хуш килде. Алар һәр чыгышны ихлас карап, алкышларга күмде. Концертны Лиана Җиһангирова алып барды.

Бар кеше изгелек кылса яхшырыр иде дөнья, диләр. Укучыларның чыгышы да күңелләрне чистартыр, кешеләрнең яхшылыкка ышанычын арттырыр дигән өметтә таралыштык.

Зифина ӘХМӘДУЛЛИНА,
Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе пионервожатые.