Балтач герчеләре Авыл спорт уеннары финалында икенче урын яулады

23 Апрель, 2018 - 15:10

21 апрель көнне Салават шәһәрендә XXVI Авыл спорт уеннарының финал ярышлары үтте. Балтач герчеләренең җыелма командасы икенче урынга лаек булды.
Районның җыелма командасында үзләрен күптән көчле герчеләр буларак исбат иткән спортчылар тупланган. Гүзәл затларыбыз өчесе дә беренче урыннарга лаек булдылар. Эльвира Баязитова 70 килограммнан өстен авырлык категориясендә, Фәнүзә Вәлинурова 60 килограммга кадәр, Надежда Беляева 70 килограмммга кадәр авырлык категориясендә алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмадылар.
Егетләр арасында Вадим Садиров үз авырлык категориясендә беренче урынга чыкты. Айгиз Хәйдәршин икенче, Түбән Карыш авылы егете Филүс Хуҗиев һәм Начардан Фиданис Закиров өченче урыннарга чыктылар.
Балтачның җыелма командасы икенче урынга лаек дип табылды. Җиңүләре белән герчеләрне котлыйбыз, арытабан да уңышлар телибез.