КОНКУРСЛАРДА КАТНАШ! БҮЛӘКЛӘР ОТ!

10 Апрель, 2018 - 14:58

2018 елның икенче яртыеллыгына гәзитләргә язылу кампаниясе старт алды. Гәзит укучыларыбызга таныш конкурслар яңадан игълан ителә. Катнашырга ашыгыгыз, призлар отыгыз!

„Атна саен приз” конкурсында катнашу өчен 2018 елның ярты еллыгына „Республика Башкортостан” Нәшрият йорты басмаларына (гәзиткә яки журналга) алты айдан ким булмаган вакытка подписка рәсмиләштерергә һәм квитанциянең күчермәсен шул гәзит яки журналның редакциясенә җибәрергә кирәк (адрес һәм телефон номерын бирергә онытмагыз). Район гәзитенә язылучылар „Балтач таңнары” редакөиясенә квитанөияләрне китерә. Призлар һәр атна саен һәрбер редакциядә үзаллы, очраклы сайлап алу юлы белән уйнатыла. Аның нәтиҗәләре, җиңүчеләрнең исемнәре гәзит битләрендә басыла. Редакция хезмәткәрләреннән өч кеше составында комиссия протокол алып бара, җиңүчеләрне фотосурәткә төшерә, документлар күчермәсен Нәшрият йортына җибәрә. Призлар гәзит һәм журнал редакцияләрендә тапшырыла.

„Суперприз от!”
конкурсында катнашу өчен ике гәзит яки журналга алты айдан да ким булмаган вакытка подписка рәсмиләштерергә кирәк: район гәзитенә һәм „Республика Башкортостан” Нәшрият йортының республика басмаларының берсенә(„Өмет”, „Кызыл таң”, „Тулпар”, „Әллүки” һәм башкалар). Квитанцияләрнең күчермәләрен конвертка салып, „Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, подписка һәм ваклап сату бүлеге адресы буенча җибәрергә кирәк. Биш кешедән торган тираж комиссиясе призларны лототрон ярдәмендә уйната. Очраклы сайлап алу юлы белән иң элек Суперприз (телевизор һәм ТВ приёмнигы), аннары икенче урынның — ике (телевизорлар), өченче урынның — өч (ТВ приёмниклары), дүртенче урынның — биш (А4 планшетлары), бишенче урынның ун призы (А5 планшетлары) уйнатыла. Төп бүләкне отучыга приз Уфада тапшырыла. Аның исеме һәм фотосурәте матбугатта басыла.
„Бәхетле авто” конкурсында катнашу өчен дә район басмасына 2018 елның икенче яртыеллыгына алты айдан да ким булмаган вакытка подписка рәсмиләштерергә кирәк. Квитанциянең күчермәсен редакциягә китергәндә наклейка аласыз һәм үзегезнең автомобилегезнең арткы тәрәзәсенә ябыштырасыз. Приз алдан гәзиттә хәбәр ителгән урынга килүчеләр арасында уйнатыла.
Хөрмәтле абунәчеләребез! Конкурсларда катнашыгыз, ягъни гәзиткә язылу квитанциясен алып редакциягә килегез! Бүләкләр сезне көтә!