ИСКЕ БАЛТАЧТА СКВЕР ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮГӘ БЕРДӘМ КУШЫЛЫЙК!

10 Апрель, 2018 - 11:30

Бер көнлек эш хакын скверны төзекләндерүгә юнәлтү инициативасына районның бюджет оешмалары кушылды. Бу эш дәвам итә: яшәгән урыныбызда матурлык булдыруга үз өлешегезне кертегез, читтә калмагыз!

Район мәдәният сарае территориясендә скверны төзекләндерү һәм аны халыкның ял итү урынына әверелдерү „2020 елга кадәр Башкортстан Республикасының авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасын тормышка ашыру чикләрендә авыл җирендә яшәүче гражданнарның урындагы башлангычларына грант ярдәме күрсәтү буенча чаралары исемлегенә кертелде. Алдагы җәйдә скверны төзү өчен биреләчәк дәүләт ярдәменә халыкның да кушылуы мөһим.

Район мәдәният сараеның әлеге вакытта киртәләп алынган территориясендә фонтан, җәйге сәхнә һәм аның алдында бию мәйданчыгы, чәчәк түтәлләре һәм эскәмияләр, тротуарлар булачак.

Бу эшләрне башкаруга 788 мең сумнан артыграк — Русия Федерациясе, 652 мең сумнан артыграк — Башкортстан Республикасы, 514 мең сумга якын — район бюджетларыннан акча бүленде. Бюджеттан тыш чыганаклардан, ягъни халыктан 614 мең сумга якын акча җыелырга тиеш.

Урындагы башлангычларга грант ярдәме күрсәтү буенча дәүләт программасының шартлары шундый. „Әлеге вакытта 130 мең сум акча җыелды. Халыктан финанс ярдәме кабул итү бара. Район үзәгендә яшәүчеләрнең төзекләндерү чарасына бердәм кушылуын көтәбез!” — ди районның баш архитекторы Илдар Җиһангиров.

Илдар Габдинур улы мәдәният сарае территориясендә әлеге вакытта үсеп утырган агач һәм куакларны да булдыралган кадәр саклап калырга вәгъдә бирде. Проект буенча яңадан агач һәм куаклар утырту планлаштырылмый. Иң мөһиме: бу урынны матурлап, тәртипкә салып, тротуарлар булдырып, халык өчен мәдәни ял итү урынына әверелдерү.

Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән урыныбызны бергәләп матурлыйк, төзекләндерик! Чарага кушылырга теләк белдерүчеләрне Иске Балтач авыл советында көтеп калалар.
Финанс ярдәмен авыл советына тапшыру һәм банк аша күчерү мөмкинлеге бар. Акча күчерү өчен банк реквизитлары:
Наименование получателя платежа: УФК по Республике Башкортостан
(Администрация муниципального района Балтачевский район РБ).
Налоговый орган. ИНН 0208004371 КПП 020801001
Номер счета получателя платежа: 40101810100000010001
Наименование банка: Отделение – НБ Республика Башкортостан г. Уфа.
БИК 048073001
Наименование платежа: поступления в бюджеты муниципальных образований на грантовую поддержку местных инициатив граждан
Код бюджетной классификации 706 2 07 05030 05 6360 180
Код ОКТМО 80608431