„ТАМСЫЛАР” II ДӘРӘҖӘ ЛАУРЕАТ БУЛДЫЛАР

9 Апрель, 2018 - 16:54

Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган, уку-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче укучыларның „Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестивале быел 11нче тапкыр үткәрелде. Язгы каникулларда фестивальдә катнашырга Әлшәй районына зона җиңүчеләре — Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең „Тамсылар” балалар фольклор коллективы да барды. Коллектив быелгы республика конкурсында II дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм БР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Тимур Әхмәдуллин һәм Рифат Глимҗанов — „Актёрлык осталыгы”, Камилә Усманова „ Җырны иң яхшы башкару өчен” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.

Салават Юлаев ролен башкаручы Тимур Әхмәдуллин „Иң яхшы әйдәүче” һәм „Иң яхшы тикшеренү эше” (җитәкчесе мәктәпнең социаль педагогы Руфина Субышева) номинацияләрендә җиңеп, министрлыкның дипломнары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук „Тамсылар” коллективы җитәкчеләре — мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлчирә Мөкыймова һәм пионервожатые Зифина Әхмәдуллиналар БР Мәгариф министрлыгының — Мактау грамотасы, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.