УКЫТУЧЫ, РӘССАМ, ҺӘВӘСКӘР АРТИСТ — РӘЙЛӘ МӨНИРОВА

9 Апрель, 2018 - 16:49

Өч дистә елга якын Югары Карыш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Рәйлә Мөнирова эшчәнлегенең төп принцибын нәкъ демократик тәрбия стилендә күрә.

Бүгенге көн таләпләренә җавап бирә бу ысул. Чөнки Рәйлә Рифхәт кызы җитәкчелегендә бөтенрусия тикшерү эшләренә әзерләнүче 4нче сыйныфта укучы 9 балага алдагы көннәрдә бирәчәк тест биремнәрен эшләгәндә дә, диктант язганда да үзаллы карарлар кабул итү, алар өчен җаваплылык тою бик кирәк.

Рәйлә Рифхәт кызы Уфада туып-үсеп, башкаланың 100нче мәктәбен, аннары 1нче педагогия училищесын уңышлы тәмамласа да, күңеле аны авылга тарта. Биредә, зур әнисе Мәүлиха һәм агәбисе Әнисә апаларының өе мәктәп бинасы белән күрше урнашкан. Җәйге ялларда алар биргән тәрбия, авылның тыныч атмосферасы, ә бәлки, үзенең язмышыдыр, яшь белгечне Югары Карыш урта мәктәбенә эшкә „чакырып” кайтара.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВАның Рәйлә Мөнирова турында язмасын гәзитнең алдагы санында укыгыз.