1 Апрель, 2018 - 09:17

1 апрель рәсми рәвештә кабул ителмәгән, ләкин алай да бөтен кеше бәйрәм итә торган күңелле көн. Моннан 2000 еллар элек Борынгы Римда 1 апрельне Көлке көне буларак игълан иткәннәр дип фараз ителә. Бу көнне римлылар бер-берсе белән төрле уеннар уйнаганнар, шаяртканнар, рәхәтләнеп көлешкәннәр, бер-берсен алдалап кызык тапканнар. Һәм бу көн яшәешебезгә Көлке көне буларак кереп китте.

Әйтик, Франциядә Көлке көне XVI гасырдан ук билгеләп үтелә. 1986 елда «Паризьен» популяр француз газетасы үз битләрендә атаклы Эйфель манарасын сүтеп, башка җиргә күчерәчәкләре турында мәкалә бастырып чыгара. Париж халкы арасында чын дулкынлану башлана, редакция телефоннары шалтыраудан туктап тормый. Бары тик икенче көнне генә газета хезмәткәрләре аның 1 апрельнең шаяртуы булуын хәбәр итәләр.

Англиядә 1 апрель – Ахмаклар көне дип йөртелә. Шотландиядә кешеләр бик каты итеп бер-берсеннән көлә.

Русиядә исә Көлке көне Петр I заманыннан бирле килә. Патша сарайларында атаклы, күренекле кешеләрне шамакайлар көлдереп йөрсә, гади халык үзе мәзәк тудырып, бер-берсенең күңелен ачкан. Беренче массакүләм көлке уены Мәскәүдә 1703 елда булган. Урамнар буенча сөрән салучылар мәскәүлеләрне кызыклы да, мавыктыргыч та тамашага чакырып йөргән. Бәйрәм буласы җиргә кеше аеруча күп җыелган. Уен-көлке, шаяртулар тәмамланганнан соң бер-ике кеше чыгып, «1 апрель – беркемгә дә ышанма!» дигән шигарәне игълан иткәннән соң, тамаша төгәлләнгән.