ГТО — милләтне сәламәтләндерү ысулы

23 Март, 2018 - 10:39

Иң яхшы әйберләр онытылган искегә барып тоташа. „Хезмәткә һәм оборонага әзер” нормаларын тапшыру кире кайтарылды. 2014 елның 24нче мартында ил башлыгы „Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт Бөтенрусия комплексы турындагы Указга кул куйды. Тарихтагы традицияләргә тугры калу йөзеннән элекке исемен саклап калалар.

Советлар Союзы чорында эшкәртелгән ГТО физкультура комплексы 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр гражданнарга тәгаенләнгән. Яңартылган ГТО 11 яшь категориясен үз эченә ала. Һәм аның тәүге баскычы 6 яшьтән башлана. Бу үз чиратында балалар бакчасыннан ук сабыйларның физик тәрбиясенә зур игътибар юнәлтеләчәген күрсәтә. Массакүләм спорт үсешсен, төрле яшьтәге кешеләр спорт белән шөгыльләнә алсын өчен эшләнелә бу. ГТО даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә этәргеч бирә. Минемчә, мәктәп укучылары сәгатьләр буе компьютер алдында утырганчы ГТО нормаларын тапшыру мавыктыргыч та, файдалы да. Физкультура белән шөгыльләнү, спорт сәламәтлек өчен файдалы.

ГТО комплексының максаты— физик әзерлек ярдәмендә гомерне озынайту. Бурычы — ГТО комплексын күмәкләп кертү,төрле яшьтәге халыкны спортка ылыктыру. Күпләр нигә ГТО нормалары тапшыру кирәк дип фикер йөртә. Бу иң тәүдә — үзегезгә кирәк. Авыруларны кисәтү, үзегезне яхшы хис итү өчен кирәк.

Ә Хөкүмәт ГТО тапшыручыларны хуплый. Җитәкчеләр ГТО нормаларын алтын значокларына тапшырганнарны материаль яктан дәртләндерә. Эшчеләргә отпуск көннәренә өстәмә яллар бирелә. Югары уку йортларына керүчеләргә өстәмә баллар тәэмин итә. Болардан тыш сәламәтлеккә зур файда.

Физик әзерлеген тикшереп карарга теләгәннәрне „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының тест үткәрү үзәгендә көтеп калабыз. Моның өчен 5 адым эшләргә кирәк:
—ГТО www.gto.ru сайтында теркәлергә;
—гариза язарга;
—медицина тикшеренүе үтеп, яраклыкны расларга;
—сынауларны үтәргә;
—тантаналы шартларда аермалык билгесе алырга.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34753) 2-20-32.

Фәрит ГАЛИМОВ,
Тест үткәрү үзәге җитәкчесе, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры.