„Иң мөһиме — күңел яшь булсын!”

22 Март, 2018 - 10:26

„Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы Фестиваленә районның өлкән буын вәкилләре дә актив кушылды. Хаклы ялда булган 40тан артык райондашыбыз „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында ГТО нормаларын тапшырды.

2014нче елда яңадан тергезелгән ГТО нормаларын тапшыру халык арасында киң колач җәйде. ГТОны 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, 11 яшь категориясендә тапшырырга мөмкин. Нормаларны тапшырырга килгән 55 яшьтән өлкәнрәк апалар һәм абыйлар физик нагрузкалар кеше өчен файдага гына булуын үз үрнәгендә күрсәтте. Актив тормыш позициясе белән яшәгән райондашларыбыз ГТО нормаларын хәтта яшьләрдән дә яхшырак тапшырды дисәк тә арттыру булмас.

ГТО нормаларын тапшыручыларны иң тәүдә „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры, тест үзәгенең баш судьясы Фәрит Галимов сәламләде. Ул ГТО тапшыру тарихы, хатын-кызлар белән ирләр аерым нормалар тапшырганы, нормативларын яхшы тапшырганнарга бронза, көмеш, алтын медальләр бирелгәнлеге хакында бәян итте. Сәламәтлекне ныгыту өчен ГТО зур этәргеч биргәнлеген әйтте. Физик культура һәм спорт комитетының баш белегече Данис Шакиров бары тик сәламәт тәндә — сәламәт рух яшәгәнлеген билгеләде.

ГТОның 9 һәм 11нче баскычларын тапшырырга килүче райондашларыбыз өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәнүзә Вәлинурова күңелле күнегүләр үткәрде. Эскәмиядә баскан килеш гәүдәне алга таба бөкләү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, пневматик винтовкадан атышу, скандинавча йөрү, йөзү кебек күнекмәләрне башкардылар. Яшь аермасы алар өчен мөһим түгел. Үзләренең күтәренке рухлары, җиңүгә омтылышлары белән фестиваль судьяларын игътибарын җәлеп иттеләр. Беренчедән, мондый чаралар өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген ныгытса, икенчедән, бер-берсе белән аралашу алар өчен форсат булу барысыннан да кадерлерәк. Өлкән буын вәкилләре күрсәткән нәтиҗәләр урта яшьләрдәге кешеләрнекеннән ким булмады.

— Яшь ул бары тик сан, күңел күтәренкелеге һәм физик әзерлек зур роль уйный. Вакыт таләпләреннән читттән калу безгә хас түгел. Без актив тормыш позициясе сайлаган буын вәкилләре. Иң мөһиме— күңел яшь булсын!—диләр фестивальдә катнашучы абый һәм апалар.

Гөлфия НӘБИЕВА,
инструктор-методист.