Балтач спортчылары республика фестивалендә беренче урын яулады

19 Март, 2018 - 16:55

БР атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзәмов истәлегенә республика фестивалендә район командасы өч ел рәттән беренче урын яулый. Быел дә спортның өч төре: көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү буенча алдынгылыкны Балтач командасы кулыннан ычкындырмады.

Республика бәйгесендә катнашучылар — балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре. Көрәшчеләр Илнур Хәлитов, Денис Галиәкбәров, Айрат Сабирҗанов, Азамат Габдуллиннар үз авырлык категориясендә өченче урыннар алуга ирештеләр. Ранис Мирһаҗев, Илфир Фазылов, Динар Әхмәтовлар дә бәйгедә үз көчләрен сынады.

Кул көрәштерүдә Артур Хәсәнов беренче урын яулады. Алмаз Якупов белән Эльнар Шәяхмәтовлар өченче урын алуга ирештеләр. Вадим Глимҗанов— дүртенче, Раил Әхмәдҗанов бишенче урыннарга чыктылар.

Гер күтәрүдә Айназ Хәйдаршин, Линар Мәрванов өченче урыннарга лаек булдылар. Филүс Хуҗиев— дүртенче, Марсель Фәрхетдинов— бишенче, Денис Гәрәевлар алтынчы урыннарга чыктылар.
Спортның өч төре буенча Балтач командасы беренче урынга лаек дип табылды. Чираттагы уңышлары белән райондашларыбызны тәбрик итәбез.