Нәүрүз бәйрәме күңелле үтте

19 Март, 2018 - 11:34

Борын-борыннан мөселманнар тормышта мөһим вакыйгаларны ихлас күңелдән бәйрәмчә билгеләп үтә торган булганнар. Көн белән төн тигезләшкән вакытны— Нәүрүзне Тучыбай авылында да зурлап үткәрделәр.

Бәйрәм үтәсе көнне иртәдән алып күбәләкләп кар яуды. Ачык һава астында үткәрелергә тиеш бәйрәмне шунлыктан мәктәптә бинасында үткәрделәр. Иң тәүдә Нәүрүз бәйрәменең тарихы хакында мәдәни оештыручы Миләүшә Фәрхетдинова сөйләде.
Бәйрәмне Чулпан Дәүләтова һәм Ралина Шакировалар алып барды. Нәүрүз — Алсу Шәймиева образга кереп уйнады. Мәктәп укучылары Ралина Гәрәева, Ильнара Гафурова, Наил Дәүләтов, Артур Фәттәховлар шигырьләр сөйләделәр. Ралина Гәрәева, Альбина Саяпова, Рәмиля Яхина, Айдар Бадертдиновлар җырлар башкардылар. Концерт номерларын тамашачылар яратып карады, һәр чыгышны алкышларга күмде.

Күмәкләп чәй эчүләр бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен тагын да күтәрде. Әнифә Әминева, Галия Шәиховалар тәбикмәкләр пешереп алып килгәннәр иде. Зөлфия Гәрәева, Рәфинә Каюмова, Земфира Садретдиновалар алып килгән тәмлекәчләр белән чәй эчүләр кәефләрне тагын да күтәрде.

Уеннарда халык актив катнашты.