БАЛТАЧ РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕН КЕМНӘР КАЙЧАН ТӨЗЕГӘН?

16 Март, 2018 - 16:23

...Район мәдәният сарае фойесында реализм ысулы белән башкарылган „Сабантуй”ны күргән саен яшьлегемне сагынам. Мәдәният сарае кырыннан үткәндә дә горурлык хисе кичерәм. Монда минем дә хезмәт өлешем бар, дип.

Мәдәният сараен ачу тантаналары 1982 елның 2нче ноябрендә үтте.

35 ел сизелми дә үтеп киткән.

Тантанада катнашып, КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Закир улы Шакиров канатлы сүзләр әйткән иде. „Төзегән кеше тарихта кала. Төзелгән объектларның иртәгәсе көне бар!” — дип тәмамлады ул үзенең чыгышын. Фәлсәфи, мәгънәле уйларга китерердәй фикер.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният сараеның беренче директоры.Ханис ХАҖИМОВның район мәдәният сарае төзелеше турында мәкаләсе гәзитнең алдагы саннарында дөнья күрәчәк. Укыгыз!
Рәсемнәрдә төзелештә эшләгән Уфа һәм Балтач бригадалары. Автор фотолары.