Гаиләне ныгытучы, спортка сөю тәрбияләүче чара

16 Март, 2018 - 16:14

Көмьязы башлангыч белем бирү мәктәбендә үткән „Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” конкурсы гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуда бер адым булды. Балаларның спортка карата карашын уңай якка үзгәртү йөзеннән оештырылды ул. Укучыларда физик күнегүләр башкарырга, спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту, гаиләдә дустанә мөнәсәбәт булдыру, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләүне әлеге чара максат итеп куйды.

Конкурс дәртле көй астында командаларның залга чыгуыннан башланды. Бәйгедә Әхкәмовлар, Бәшәровлар, Гәрәевлар, Җиһангировлар, Кәримовлар, Хәсәновлар гаиләләре катнашты. Ярышта „Минем тату гаилә”, „Әти белән бергә”, „Күңелле эстафета”, „Сәяхәтче бака”, „Кем еракка сикерә” кебек биремнәрне ата-аналар, балалар зур тырышлык, җиңүгә омтылу белән башкарды. Һәр укучы үзе өчен генә түгел, әтисе, әнисе өчен җан атты. Бу уен, һичшиксез, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруда зур роль уйный.

Жюри әгъзалары— ветеран укытучы Зинфира Зарапова, авыл фельдшеры Алия Камилҗанова ярышта катнашучыларны гадел хөкем итте. Һәр команда үзен җитез, өлгер, сәләтле икәнлеген исбатлады. Гаиләләр „Иң тату гаилә”, „Иң кыю гаилә”, „Иң күңелле гаилә”, „Спорт сөюче гаилә”, „Иң җитез гаилә”, „Иң көчле гаилә” номинацияләрнедә җиңү яулады. Командаларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Конкурста катнашкан гаиләләр биремнәрне уенның шартларына туры китереп үтәде. Ярыш күңелле үтте. Бигрәк тә балаларга күтәренке кәеф бүләк итте ул. Аларның хәтерендә бу ярышлар балачакның бер матур мизгеле булып калырына шик юк.

Балаларны тәрбияләүдә мәктәп һәм әти-әниләр бергәләп эшләгәндә генә югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлеге чагылды. Бәйгене 3нче сыйныф укукчылары әзерләгән матур биюләр бизәде.

Лилия ГАБИТОВА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.