БАЛТАЧНЫҢ МАРИ АВЫЛЛАРЫ БУЙЛАП КОНКУРСЛАР ЭСТАФЕТАСЫ БАРА

16 Март, 2018 - 16:13

Конкурста Мишкә, Иске Ямурза, Яңа һәм Иске Дүртекәй, Тибел, Магашлы Алмантай, Ташлы Елга, Югары һәм Түбән Иванай авылларыннан һәвәскәр җырчылар чыгыш ясады. Барлыгы 65 бәйгече булды, аларның 23е — балалар. Конкурс югары дәрәҗәдә үтте, аны йөзгә якын кеше тамаша кылды.

Март азагында конкурслар эстафетасын Мишкә авылы кабул итә. Биредә мари телендә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештыру планлаштырыла.

„Эрвел Марий” район мари милли мәдәни автономиясе рәисе Пётр АБДУЛОВның районда үткән чаралар турында мәкаләсе белән гәзитнең алдагы саннарында танышыгыз.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.