БАЛТАЧТА ШАХМАТ КЛУБЫН ОЕШТЫРУДА ТӘҮГЕ АДЫМНАР

16 Март, 2018 - 16:00

Күптән түгел район мәдәният сараенда шахмат сөючеләрнең моңа кадәр күрелмәгән искиткеч олы бәйрәме — Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге призга шахмат турниры үтте.

Чарада серле һәм катлаулы шахмат дөньясына яңа гына аяк басканнардан алып районның иң көчле шахматчыларына кадәр, йөзләгән спортчы һәм көярмән катнашты.

Турнирны ачу тантанасында ясаган чыгышында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев интеллектуаль уенның сәламәт тормыш рәвеше алып баруда , балаларның акыл сәләтен үстерүдә, иҗади аңлы карашлы, фикерләү сәләтенә ия шәхесләр тәрбияләүдә зур роль уйнавына басым ясады.

Районда шахмат клубын ачу мәсьәләсендә „боз кузгалды” дисәк тә була. Район Хакимияте ярдәме белән бүгенге көндә клуб ачылуга төп шартлар үтәлеп килә.

Шахмат клубының директоры итеп Альберт Шәйхлисламов тәгаенләнде. Булачак клубны урнаштыру өчен Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә бүлмә бирелде, аны ремонтлыйсы бар. Шахмат, шахмат сәгатьләре сатып алынды.

Бу позитив адымнар интеллектуаль спорт төрендә уңышларга ирешергә ярдәм итәр, дигән өметтә калабыз.
Районның шахмат спорты ветераны. ның шахмат турниры җиңүчеләре турында мәкаләсен гәзитнең алдагы саннарыннан укыгыз.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.