БАЛТАЧ ҮЗӘК РАЙОН ДӘВАХАНӘСЕ ҺӘВӘСКӘРЛӘРЕ КОНЦЕРТЫ

16 Март, 2018 - 15:27

Үзәк район дәваханәсе коллективы һәвәскәрләре концертын Балтач тамашачысы һәрвакыт көтеп ала. Зур һәм бердәм хезмәт коллективында җырчылар да, биючеләр һәм нәфис сүз осталары да күп.

Быелгы концертта да медицина хезмәткәрләре үзләренең күпкырлы сәләтләрен күрсәтүгә иреште.

Уңышлы концерт иҗат сөюче тамашачыларга чын-чынлап 8нче Март бәйрәме бүләге булды.

Концертта катнашучылар турында мәкалә гәзитнең 16 март санында. Ә фотолар белән биредә таныша аласыз.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.