БАЛТАЧЛЫЛАР „НАЗАР УКУЛАРЫ”НДА УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫЛАР

16 Март, 2018 - 15:03

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 5 „а” сыйныфы укучысы Илдар Тәкыйуллин һәм 10 „б” сыйныфы укучысы Рифат Глимҗанов „Назар укулары” республика әдәби иҗат конкурсында чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. Илдар нәфис сүз остасы буларак уңышка ирешсә, Рифат үзен мемуарчы итеп танытты.

Илдар белән Рифат республика конкурсының беренче этабында катнашып, икенче этапка чакыру алган.

Илдар халык шагыйренең „Туган авыл” шигырен башкорт телендә сәнгатьле укып видеоролик төшереп җибәргән (җитәкчесе Башкортстан мәдәнияте укытучысы Миләүшә Тәкыйуллина).

Рифат язма эшен Назар Нәҗминең мемуарларына багышлаган (җитәкчесе башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлчирә Мөкыймова).

Икенче турда — 28 февраль көнне республика конкурсы сәхнәсендә алар үзләренең иҗади эшләрен яклап чыгыш ясадылар.

Рифат Глимҗанов „Әдәби иҗат” номинациясендә — икенче, Илдар Тәкыйуллин „Әдәби уку” номинациясендә өченче урыннар алуга ирештеләр.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.