16 Март, 2018 - 14:59

Хәзерге чорда кайсыбер авылларда клубларның, китапханәләрнең финанс яктан җитәрлек кадәр тәэминаты булмаганлыктан, эшләү өчен шартлар тудырылмаганлыктан авыл халкын мәдәни чараларга җәлеп итү бик авыр. Әмма, минемчә, һәрбер мәдәният учреждениесенең эшчәнлеге аның хуҗасының намусы кушканча вазифа бурычларын башкаруына да бәйле. Без моны Иске Янбай авылы китапханәсен хезмәтләндерүче Рәзинә Ханова мисалында күрәбез.

Иске Янбай авылы старостасы, районның Почётлы гражданины Рәлиф абый ШАКИРҖАНОВның Рәзинә Ханова турында мәкаләсен гәзитнең алдагы саннарында дөнья күрәчәк.